Сөт – төп табыш чыганагы

            Биредә хәтта малларга да артезиан суы эчерелә

          — Сәгать иртәнге алты тулганчы сыер савучыларны җәйләүгә китереп җиткерәм, — ди “Игенче” җәмгыяте водителе Илһам Мөхәммәдиев. — Аннары кичке савымга алып менәм.

          Илһам Сабир улы бөтен гомерен нефтьчеләрне хезмәтләндерүче ида-рәдә водитель булып эшләгән, ә менә лаеклы ялга чыккач, хатыны белән Түбән Аташ авылына күченгәннәр, хезмәт юлын ул аграр тармакта дәвам иткән.

           — Авыл тормышы икенче сулыш өргәндәй булды, — ди Илһам Сабир улы. — Эшкә һәр көнне ашкынып киләм, ихатабызда да мал-туар, кош-корт асрыйбыз, бакча үстерәбез.

           “Игенче” хуҗалыгына эшкә кереп, тормышыннан канәгать булып яшәү-челәр биредә Илһам ага гына түгел. Сыерларны ясалма орлыкландыручы Халисә Шәяхмәтова да Түбән Аташ авылына күченеп килүчеләрдән.

           —  “Игенче” хуҗалыгында миңа бөтен уңайлыклары: “зәңгәр ягулыгы”, суы кергән яхшы фатир бирделәр, — ди Халисә ханым. — Эш шартларым да, хезмәт хакым да һич зарланырлык түгел. Улым Радмир да минем белән бергә җәмгыятькә терлекче булып эшкә урнашты. Малай чагыннан атлар ярата ул. Быел район сабантуенда ат чабышларында өченче урын яулады. “Акбузат” ипподромында узган бәйгеләрдә айгыры белән җиңеп кайтты. Радмирымны шушы көннәрдә генә хәрби хез-мәткә озаттык. Аннан кайткач, ул, әлбәттә, авылда төпләнәчәкмен, ди.

           Алдынгы сыер савучы Гөлнара Насретдинованы да хуҗалык фатир белән тәэмин иткән.

 — Кулыннан эш килүче, йөрәгендә хезмәт дәрте булган кеше авыл җирендә дә матур итеп мул тормышта яши, — ди җәмгыятьнең баш зоотехнигы, ферма мөдире һәм бригадиры вазыйфаларын башкаручы Рәфит Әхмәтов. —        Сыер савучыларыбызның уртача хезмәт хакы бүген 30 мең сумнан күбрәк. Хуҗалык төп табышны да сөт җитештерүдән ала. “Игенче” көн саен 5 тоннага якын сөт сата. Заманча җиһазландырылган җәйләүдә сөт суыткычы да, берничә төрле фильтр да урнаштырылган. Сөт, 4 градуска кадәр суытылып, Бәләбәй сөт заводына югары сорт белән генә  озатыла. Продук-циянең майлылыгы 3,8-4 процент тәшкил итә.

           Җәйләүдә дә артезиан суыннан гына файдаланабыз. Сөтне югары сорт белән сатыйм, дисәң, чисталыкның беренче урында булуы зарур икәнен яхшы аңлыйбыз.

           Хуҗалыкта ике терлекчелек фермасы. Аның берсе — Түбән Аташта, ә икенчесе Таштау авылында урнашкан. Икесендә дә кара-чуар токымлы маллар асрала. Савым сыерлары —  370 баш. Малларның баш санын арттыру өтендә җитди эшли игенчеләр. Моның өчен быел 150 баш танага исәпләнгән бинаны нигезеннән түбәсенә кадәр рекон-струкцияләгәннәр. Тиздән ул файдалануга тапшырылачак.

           Таналар караучы Маргарита Латфуллина хакында хуҗалыкта  мактау сүзләре генә ишетергә мөмкин. Һәр малны ул барлык көчен салып, күңелен биреп тәрбияли, шуңа күрә дә таналары берсеннән-берсе көр. Әлеге вакытта терлекләр бозаулый торган чор, димәк, хуҗалыкның сөт җитештерү күрсәткечләре көннән-көн артачак. Алдынгы сыер савучы-лар  Регина Камалова, Рәмилә Фазлыева, Лена Гәрәева, Гөлнара Насретдинова моның өчен җиң сызганып тырыша.

          ...Ниһаять, иртәнге савым тәмам булды. Атка атланган ике көтүче, чыбыркыларын шартлатып, малларны яшел тугайларга алып чыгып китте. Җәйләү янына сөт машинасы килеп туктады. Ә сыер савучылар, эш урыннарын җыештырып, кайтырга чыкты. Терлекчеләр арасында, тәҗрибәле эшчеләр белән беррәттән, яшьләр дә булуы үзе үк күп нәрсә хакында, ә анырак итеп әйткәндә, хуҗалыкның килчәге өметле икәнлеге турында сөйли. 25 яшьлек Алмаз Латыйпов, Кушнаренко авыл хуҗалыгы көллиятен уңышлы тәмамлаганнан соң, туган хуҗалыгында лаборант булып эш башлаган. Мәр-хүм әтисе дә гомер буе монда хезмәт салган. Абыйсы Илшат та — “Игече”нең мактаулы эшчәннренең берсе.

          — Сөтнең чисталыгын һәрдаим тикшереп торам, вакуумнарны карыйм, продукцияне озатып җибәрүдә катнашам, — ди Алмаз. — Эшем ошый. Киләчәктә туган Аташымда йорт җит-кереп, күркәм гаилә корып яшәү хакында хыял йөртәм.

           Хуҗалыкта әлеге вакытта кызу печән чоры дәвам итә. Быелгы җәй башыннан безнең якларда бер генә тамчы да яңгыр төшмәде, дип уфтанса да, игенчелеләр тырышып-тырмашып мал азыгы туплау  белән шөгыльләнә. Бүгенге көнгә алар 1 мең тонна печән, 15 мең центнер сенаж әзерләгән. Һәр малга исәпләгәндә, былтыргыдан ким булмаган күләмдә азык хәзерләнәчәк, ди, алар. Яшел азык туплау фронтында алдынгы механизатор Сергей Варламов (“Мещера” чапкычында), Фәрит Фәррахов һәм Рафаэль Хәнәфиев (тәгәрмәчле тракторларда),  тәҗрибәле водительләр Фәвәрис Әхияров, Тәлбис Сәйфуллин, Илгиз Мөхәм-мәдиев, Рамил Гарифуллин, Мирзанур Камалов көч сала. Ферма янындагы сенаж базларына яшел азыкны тыгызлап тутыру эше куәтле “К-701”, “К-700”, “ДТ-75” тракторлары механизаторлары Хәбибулла Хәмидуллин, Марсель Тәвәбилов һәм Сергей Гаршинга йөкләтелгән.

          — Сенажны барлык технологияләрне төгәл үтәп салабыз, — ди баш зоотехник. — Тиешле консервантлар сибәргә дә онытмыйбыз.

          Миләүшә Латыйпова, “Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе, Дүртөйле районы.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей