Сөт продуктлары сатуда яңа таләпләр
24 февральдә Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының “Ваклап сату базарларында эшкәртү яки сату өчен билгеләнгән сөт һәм сөт продуктларына ветеринария-санитария экспертизасы билгеләү һәм үткәрү кагыйдәләрен раслау турында” боерыгы (28.06.2021 ел, № 421) 1 марттан үз көченә керү сәбәпле, сөт һәм сөт ризыкларын җитештерү, эшкәртү һәм сату белән шөгыльләнүче авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре белән авыл хуҗалыгы идарәлегенең актлар залында киңәшмә узды.
Катнашучылар сөт һәм сөт продукциясенә ветеринария-санитария экспертизасы үткәргәндә тикшерелә торган күрсәткечләр белән танышты. Район ветеринария станциясе начальнигы Роберт Кашапов пробаларны сайлап алу процессларына карата таләпләр, сөт һәм сөт продуктларына экспертиза үткәрүнең сроклары һәм вакыты турында аңлату эше алып барды. Тикшерү нәтиҗәләре буенча сөт һәм сөт продуктларының азык-төлек максатларыннан файдалануга яраклылыгы турында бәяләмә бирелүе турында да искәртте.
Автор:Гульназ Хузина