Соңгы гектарларда эш тәмамлана

Җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыяте игенчеләре бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар чәчүне беренчеләрдән булып тәмамлады. Биредә соңгы гектарларда техник культуралар да урнаштырылып бетеп килә инде. Рапат бригадасының Ишәй ба  суында хуҗалыкның уңган меха  низаторы Александар Степанов үзенә беркетелгән “Клаас” трак  торына көйләнгән “Херш” чәч  кечендә 376 гектарлы басуда көнбагыш чәчү белән мәшгуль иде. Булдыклы игенченең чит ил техникасына бик оста идарә итүе күренеп тора: басуны иңләп электр үткәргеч баганалар яныннан терә  леп үк дигәндәй оста маневрлап үтеп, ул рәт араларын тигез тота, бер үк вакытта чәчү материалы һәм гербицидларның да тиешенчә күмдерелә баруын җентекләп күзәтә. Чәчү орлыгын “МТЗ 2121” трак торында Тимерхан Латыйпов алып килгән. Тиешле вакытында тәэминат яхшы булгач, эштә өзеклекләр юк. Арырак “ДжонДир” тракторында Әнфак Кәримов чәчеләсе мәй  даннарны культиватор белән йом  шартып чыга. Ә чәчелгән җирдә “ВТ 90” тракторында Айдар Хәби  буллин кәтүкләп бара. –Беркадәр сузылса да, чәчүне оптималь срокларда тәмамлап киләбез, – ди җәмгыятьнең баш агрономы, Башкортстанның атка  занган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Борис Мефодьевич Данилов. – Хәзер бөтен тырышлыгыбызны үсентеләрне тәрбияләүгә, арта  бан мал азыгы хәзерләүгә юнәлтә  чәкбез. Басуларда яшелләнеп кү  тәрелгән һәр үсентене корткыч бөҗәкләрдән, төрле чирләрдән сакларга тиешбез, чүп үләннәре белән дә көрәшәбез, шул чагында гына уңыш муллыгына йөз тотып булачак. Тоташ район буенча чәчү тә  мамланып килә, диярлек. Табигать шартлары уңай торса, санаулы көннәр эчендә барлык хуҗалык  лар да бу эшне ахырынача баш  карып чыгачак. Минераль аш  ламалар белән тукландырылып чәчелгән игеннәр көзен келәтләр тулылыгы белән аклансын, салынган хезмәт җимешле булсын, дип телибез.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей