“Әсән” казы еракларга“оча”

Дүртөйле районындагы предприятиедә җитештерелгән  продукция Русиянең барлык төбәкләренә һәм якын чит илләргә озатыла

Дүртөйле районында урнашкан “Әсән” кошчылык фабрикасы — туган республикабызда гына түгел, аның чикләрендә дә киң билгеле предприятие. Заман технологияләрен киң кулланып эшләүче коллектив үзенең җитештерүчәнлеген елдан-ел арттыра, клиентлар челтәре дә киңәйгәннән-киңәя.

 — “Әсән” фабрикасы кебек токымлы каз үрчетү буенча лицензиясе булган предприятие Русиядә икәү генә: берсе бездә – Дүртөйле районының Әсән авылында, икенчесе Чувашстан Республикасында, — ди җәмгыять җитәкчесе Зифкать Сәетгалиев. — 2015 елда безнең предприятие “Линда” токымлы казларны үрчетү буенча племрепродуктор статусына ия булды. Бүгенге көндә коллективыбыз 70 кешене берләштерә. Җәмгыятьтә югары квалификацияле белгечләр хезмәт сала, Башкортстан дәүләт аграр университеты галимнәре белән берлектә казларның продуктлылыгын арттыру өстендә төрле гыйльми тәҗрибәләр үткәрәбез, селекция эше белән җитди шөгыльләнәбез.

 Предприятиедә җитештерелгән продукция Русия Федерациясенең барлык диярлек төбәкләренә озатыла, Казахстан, Белоруссия, Кыргызстан белән тыгыз элемтәләр булдырылды.

 Фабриканың матди-техник базасы ныклы, шуңа эш нәтиҗәләре дә югары. Ике инкубация цехы бар. Аларда бер сезонга 300 меңнән артык каз бәбкәсе чыгарыла.

 — Катнашазык җитештерү өчен махсус цех җиһазладык, чөнки Башкортстанда бүгенге көндә мондый  азык җитештерелми. Кошчылык фабрикалары үзләре өчен генә җитештерә, ә сатып алыр өчен республикада катнашазык юк. Аны без моңа кадәр гел чит өлкәләрдән алып кайттык. Бу, әлбәттә, өстәмә чыгымнар таләп итә. Ә быелдан башлап азыкны үзебездә эшли башладык, — ди Зифкать Ислам улы. — Сыйфатлы катнашазык булганда, казны 90-100 көндә тиешле авырлыкка җиткереп була. Вакцинаны Мәскәү, Санкт-Петербургтан сатып алабыз. Сәламәт, көр каз үстерим дисәң, барлык зооветеринария таләпләрен дә төгәл үтәү кирәк.

 Үстерелгән кош-кортны чалу, каклау өчен җәмгыятьтә заманча цех эшли. Әсән казын тәмләп караган кеше монда еш килә.

— Предприятиене ашлык белән тәэмин итү максатында аны үзебез үстерәбез, — дип уртаклашты җәмгыять җитәкчесе. — Моңа кадәр 450 гектар гына җиребез булса, быел безнең карамакка таралган күмәк хуҗалыкның мәйданнары исәбенә 2000 гектар җир тапшырылды. Язгы чәчүне, нигездә, үзебезнең көч белән тиз арада башкарып чыктык.“Башкирская” машина-технология станциясе бераз ярдәм күрсәтте.  Җәмгыятебезнең машина-трактор паркында тәгәр-мәчле, чылбырлы тракторлар белән беррәттән, йөк машиналары да бар. Соңгы берничә елда гына да тәгәрмәчле 5 трактор, чәчкеч, дисклы тырма, рулон бәй­ләүче пресс-җыйгыч, “Дон-1500” ашлык җыю комбайны, йөк машинасы һәм башка төр авыл хуҗалыгы техникасы сатып алынды.  Чәчүлек мәйданнарыбыз арту сәбәпле, быел машина-трактор паркын тагын да зурайтачакбыз. Бүген өр-яңа ике трактор, ике чәчкеч алып кайттык та инде. 

 Җәмгыятьтә әлеге вакытта ана казлар саны 15 мең башка җиткерелгән, каз бәбкәләре сату күләме дә арта.

 Преприятие ихатасында сатып алучылар иртән-иртүк күренә иде инде.

 — Без Борай районыннан килдек, — диде үзен Рәйсә Дәүләтшина дип таныштырган ханым. — Ел саен каз бәбкәләрен “Әсән” җәмгыятеннән килеп алабыз. Күз тимәсен, берсе дә үлми, яхшы үсәләр! Катнашазыкны да биредән алып кайтабыз.  

 Казлардан сыйфатлы ит, йомырка алу өчен, зур тырышлык салалар “Әсән” кошчылары. Дөрес итеп ашату, тиешле вакытта прививка ясау, яшел үләндә йөртү, су коендыру (моның өчен махсус берничә буа буылган), кош-корт үстерү өлкәсендә дөньякүләм алдынгы тәҗрибәләрне өйрәнү – болар барысы да эшчән коллективның уңыш нигезен тәшкил итә. Предприятиенең табышы күзгә күренеп арта. Шунысын да билге-ләргә кирәк: җәмгыять җитәкчелеге үз эшчәннәренә хезмәт хакын вакытында түләп бара, салымнар буенча да бурычлары юк.  Меңнән артык кеше гомер кичергән, мәктәбендә 180 бала укучы Әсән авылында “Әсән” җәмгыяте — әлеге вакытта халыкка эш бирүче бер-дәнбер предприятие. Зифкать Ислам улы әйтүенчә, чәчүлек мәйдан-нары арту сәбәпле, җәмгыять эшкә өстәмә кадрлар – механизаторлар, комбайнчыларны кабул итүне башлаган.  

 Фабрика биналарында, җәйге лагерьларда ел саен төзекләндерү эшләре башкарыла.

 — Каз бәбкәләрен алып китеп кенә торалар, бу, әлбәттә, безнең өчен зур куаныч, — ди кошчылык тармагында 35 еллык хезмәт стажы булган Розалия Ильясова. — Авылларда хәзер халык, мөгезле эре терлектән бигрәк, кош-корт үстерү белән шөгыльләнә. Сатып алучыларыбыздан тик рәхмәт сүзләре генә ишетеп эшләү үзе бер кинәнеч бит ул! Шунысын да билгелик: соңгы елларда бөтен нәрсәгә бәяләр күтәрелгәндә, без-нең предприятие каз бәбкәләренә хакны бер генә тапкыр да арттырмады. 

 Быел предприятие биләмәсендә берничә яңа бина төзелгән. Алар-ның кайберсендә казлар асралса, икенчеләре яңа уңышны саклар  өчен файдаланылачак.

 Фабрика уңганнарына уңышлар телик!

Миләүшә Латыйпова, “Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

 Дүртөйле районы.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей