Шәһәрдән авылга (Бураевский район)

Шүнәк авылындагы бер йортка ямь керде – аның хуҗалары кайтты.

Бүген санаулы гына йортлар калган әлеге авылда нибары биш йортта җиде кеше яши. Әмма соңгы вакытта район үзәгеннән әлләни еракта урнашмаган Шүнәккә игьтибар арта төште. Хәзер монда көннөн көн үсә барган сарыкчылык фермасы эшли. Андагы терлекчеләргә  яшәү өчен йорт сатып алу хәстәре күрелә.

Салават шәһәреннән бирегә күченеп кайткан Рәмзия белән Рамай Биктимировлар  үзләре әйткәнчә шәһәр ыгы-зыгысыннан, андагы чиста булмага һава сулап яшәүдән җиләгән. Бала чагы, үсмер кыз еллары шунда үткән Рәмзияне өлкәнәя төшкәч туган авылы үзенә тарткан. Алар гаиләләре, балары белән үткән җәй айларында кайтып йорт ихаталарын капиталь ремонтлаганнар, яңа мунча салаганнар. Хәзер терлек, кош-корт асрау максаты белән абзар төземәкчеләр. Бу эштә әти әниләренә кызлары Регина белән кияүләре Алексей да ярдәмләшә.   

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей