ШӘҺӘРДӘГЕДӘН КИМ БУЛМАЯЧАК

Район үзәгендә быел яңа поликлиника бинасы төзелә башлау турында гәзитебездә язып чыккан идек инде. Хәзер бу бина көннән-көн югарырак күтәрелә һәм мәһабәт объект гәүдәләнә башлады да инде. Дәүләт заказчысы БР Капиталь төзелеш идарәлеге дәүләт казна учреждениесе булган гомум мәйданы 4900,1 квадрат метр тәшкил итәчәк сменага 250 пациент кабул итәргә сәләтле өч катлы поликлиника төзелешен Уфадан генеральный директоры Игорь Шамил улы Иксанов булган җаваплылыгы чикләнгән “Корунд” җәмгыятеннән участок начальнигы Фаил Илдар улы Ганиев җитәкләгән төзүчеләр алып бара. Мастер Ришат Бүләков белән объект буйлап үттек. – Әлеге мәлдә биредә 20 кеше эшлибез,–диде ул. – Ташчылар, монолит бетончылар, эретеп ябыштыручылар, ярдәмче эшчеләр һәммәсе дә булсынга дип, эшләрен югары сыйфат белән башкаралар. Сез рәсемдә күргән ташчы Игорь Дунаевны Ришат Өлфәт улы иң оста хезмәткәрләрнең берсе, дип таныштырды. Чынлап та, җор сүзле, булдыклы егетнең куллары эшкә ятып тора: тиз арада кирпечтән тигез итеп стена өя бара. Аның янәшәсендә Сергей Пронин һәм башка ташчылар да сыната торган егетләрдән түгел икәнлеге күзгә ташланып тора. Мастер Ришат Бүләковны шулай ук монолитчылар Урал Шәмсетдинов һәм Илнур Баһауов белән дә төшереп алдык. Әйткәндәй, үзебезнең урындагы егетләр дә биредә үзләрен тырыш, булдыклы хезмәткәрләр итеп танытырга өлгергән дә инде. Апрель аеннан башланган объект төзелешендә иң тәүдә нигез блоклары, инженерлык коммуникацияләре монтажланылган, хәзер удар темплар белән стеналар өелә. Төзүчеләр поликлиника бинасын алдан билгеләнгән вакытка – 2021 елның көзенә файдалануга тапшыру өчен барысын да эшләргә тырышалар. Стеналар Чакмагыш кирпеченнән өелә, измәне дә үзебездә үк җитештергәнлектән, эш тә ырамлырак бара. Яңа поликлиникада иң заманча дәвалау-диагностикалау җиһазкорылмалары урнаштырылачак, биредә эшләүчеләргә дә, мөрәҗәгать итүчеләргә дә уңайлы шартлар тудырылачак. Иң мөһиме – чирләрне вакытында ачыклап, тиешенчә дәвалап, райондашлары- бызның сәламәтлеген ныгыту, гомерләрен озынайту өчен барысы да бер урында эшләнеләчәк.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей