САЙЛАУЧЫЛАР АКТИВЛЫГЫ БЕЛӘН АЕРЫЛЫП ТОРДЫ

Билгеле булуынча, үткән ялларда Башкортстан Республикасында һәм безнең районда, тоташ илдәге кебек үк, сайлаулар үтте. Коронавирус пандемиясенә бәйле югары әзерлек режимы гамәлдә булган шартларда бөтен сайлау участокларында да тавыш бирү өч көн – 11нче, 12нче һәм Бердәм
сайлау көне булган 13 нче сентябрьдә дәвам итте. Бу көннәрдә якташлар муниципаль районның бишенче чакырылыш Советын һәм шулай ук аерым авыл биләмәләре Советларына өстәмә депутатлар сайлады.Безнең иҗади төркем 11 сентябрьдә көн үзәгендә районмәдәният йортында урнашкан
3258 санлы сайлау участогында булды. Рәисе Илшат Рафаэль улы Юнысов булган бу участокта сайлаучылар исемлегендә Российская, Урожайная, Хлебозаводская, Яшьләр, Овражная, Гагарин, Лесопарковая, Ш.Сөләйманов һәм Юбилейная урамнарында яшәгән 1395 кеше теркәлгән. Бу учас
токтагы сайлаучылар һәр тавыш бирү кампаниясендә активлыгы белән аерылып тора. Әлеге сайлауларның тәүге көнендә дә бирегә килүчеләр байтак булды. Комиссия әгъзалары Резеда Шәфыйкова һәм Рида Вәлиева тавыш бирү процедурасы вакытында барлык санитар кагыйдәләрнең төгәл
үтәлүен тәэмин итеп, үз гражданлык бурычын башкарырга килүче райондашларның бу хокукларын тормышка ашырырга ярдәм итте. 13 сентябрьдә биредә муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев тавыш бирде. Әлеге участокта иртәнге унга теркәлгән барлык сайлаучыларның 40 проценттан артыгы үз ихтыярларын белдерергә өлгергән иде инде. Сайлаулар оешкан төстә, барлык санитар эпидемиологик кагыйдәләр катгый үтәлеп башкарылды. Реканс Фәнил улы артабан янәшәдә гөрләгән авыл хуҗалыгы товарлары белән сәүдә итү ярмин кәсендә дә булды. Ул сәүдә итү
челәр һәм сатып алучылар белән аралашты, кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде, киңәш тәкъдимнәрне кабул итте. Райондагы барлык сайлау участокларында да тавыш бирү өчен бөтен шартлар да тудырылган иде. Күп урыннарда сәүдә нокталары да үз продукцияләрен тәкъдим итте. Беренче тапкыр конституцион хокукларыннан файдаланган ике дистәләп яшь райондашыбыз махсус бүләкләргә лаек булды. Гомумән алганда, райондашларыбыз киләсе чакырылышта төбәгебезнең артабангы үсешен тәэмин итүче үзләре ышанган  кандидатларга мандат тапшырды.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей