Савучы исеме аклана (Бураевский район)

Бүген районның күп хуҗалыкларында читтә килеп эшләүчеләрнең артуы инде гаҗәп түгел. Чөнки үз вакытларында хуҗалыкларның икьтисадын ныгытуда көч салганнарның зур өлеше лаеклы ялда, алмашка кадрлар юк диярлек. Кайчандыр үз савучылары белән дан тоткан “ Урожай”  җәмгыяте дә бүген шундый хәлдә. Борай товарлыклы сөтчелек фермасына эшкә килгән Маруся Биктимирова (рәсемдә) коллективка тиз кушылган. Башка хезмәттәшләре кебек улда биш дистәдән артык сыер савып гомум күрсәткечне тулыландыра.

-Без яшьрәк буын савучылары. Хәзер фермаларда кул көче юк диярлек. Савучы хезмәтеннән авырсынасы түгел.

Сөт үткәргечләр буйлап китә, бозауларга эчерәсен исәпләмәгәндә чиләк күтәреп йөрисе түгел. Эшкә дә җәяү йөргән юк. Хуҗалык идарәсе, механизаторлар шәхси йортларында мал караучыларны азыгы, фуражы, ашлыгы белән тәэмин итеп эшенә карата ашын бирә. Шулай булгач безгә, фермадагыларга тырышып эшлисе кала, - ди ул.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей