Савучы һөнәрен сайлаган (Бураевский район)

Әлеге хезмәтне нигездә гүзәл затлар үз итә. Аңардан ир-егетләр дә тартынып тормый. “Фәйзерахманов” шәхси предприятиесендәге Кузбай товарлыклы сөтчелек фермасында ике савучы эшли. Флүзә Бәдретдинова янында Юрий Шамраев дүрт дистәдән артык сыерны машина белән сава.

Ир- егет буларак ул саву аппаратларының төзек эшләве өчен дә җаваплы. Җәйләү чорында зур булмаган фермадан көндә  бер тонналап  продукция махсус машинага төялеп сөт эшкәртү заводына тапшырыла.

Рәсемдә: Юрий Шамраев саву аппаратларын да хезмәтләндерә.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей