Сау бул, Кыш бабай, исәнме, Язсылу! (Бураевский район)

Үткән шимбәдә районның Сәүдә һәм Ял итү мәйданында «Кыш озату» бәйрәме булды. Бер үк вакытта авыл хуҗалыгы продуктлары, мал азыгы, сәнәгать товарлары белән сату итү ярминкәсе оештырылды.

Озын кыш айларында бушап калган бураларга тагын ашлыгы, сыер һәм сарыкларга печәне, кош-кортка бодае кайтты. Күмәк һәм крестьян-фермер хуҗалыкларыннан китерелгән бар төр авыл кешесенә көндәлек тормышта кирәкле әйберләр сатылып бетеп, мал-туар асраучыларга, язгылыкта кош үрчетүчеләргә мөмкин булган шартлар булдырылды.

Кыш айлары ярыйсы гына мәшәкатьләр тудырса да, Кыш бабабызга рәхмәтлебез, алар вакытлыча булып җиргә беренче кар бөртекләре төшкәннән алып бүгенгәчә табигать бәла-казасыз кышны җылы, якты йортларыбызда үткәреп язны каршыладык. Моңа, әлбәттә, көне-төне, алы-ялы белән исәпләшмичә юлларны, урамнарны кардан тазартуда көч салган механизаторлар, яшәешне тәэмин итүдә эшләүчеләрнең  фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә ирешелде.

Район хакимияте башлыгы урынбасары Николай Хаматдинов үзенең чыгышында районда яшәүче барлык халыкка муллык, сәламәтлек теләде.

Хакимиятнең авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Ялкын Гыймалтдинов Кыш бабайдан орлык тулы капчыкны кабул итеп алганда игенчеләрнең киләсе язгы кыр эшләрен тулы әзерлек белән каршылавын, басуда сынатмаячакларын, мул уңышка йөз тотачакларын белдереп котлауларга кушылды.

Бу көнне мәйдан озак гөрләп торды, сәхнәдән күңелле җыр-моңнар яңгырады, мәдәният хезмәткәрләре бәйрәм концерты бүләк итте, аш-су осталары кайнар чәй һәм татлы ризыклар белән сыйлады.

Кыш бабай да үзенең вәкаләтләрен Язсылуга тапшырып, бала-чагаларга  тәмле кәнфитләрен мулдан өләшеп, киләсе кышка кадәр хушлашып китте. Бәйрәм тантанасын спорт ярышларында катнашучылар дәвам итте.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей