"Салават"та терлек азыгы хәзерләү эшләре зур җанлылык белән дәвам итә

Районда терлек азыгы хәзерләү эшләре зур җанлылык белән дәвам итә. Механизаторлар күпьеллык үләнне беренче кат чабып сенаж салалар, печәннәрне рулонга кысалар

Бер агрегат Мулла авылы юл буендагы басуда печән чаба. Аның артыннан дистә еллар буена механизатор булып эшләгән Ралит Ганиев печән покосларын җыеп, массаны рулоннарга кыса бара. 
– Көненә уртача 60-70 рулон печән төрә. Массаның куелыгына карап рулон саны чыга. Чөнки басуның кайсыбер җирендә печән куе, күкрәп утыра, шуңа биредә рулоннар да күп була. Быел печән әйбәт, узган ел кебек түгел. Масса калын булгач, эшләве дә күңелле,– дип, шат елмаеп сөйли Ралит.
Сенаж һәм печән әзерләүчеләр төшке ашка да кайтып йөрмиләр, кичке ашны да биредә, басуда гына ашыйлар. Терлек азыгы әзерләү урып-җыюга кадәр дәвам итәчәк.
Гөлназ Хуҗина..

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей