Саламсыз булмас (Бураевский район)

Ашлык урагы мәшәкатьләре берсе икенчесенә ялганып бара. Комбайннардан соң саламнарны җыйнап эскертлисе, яисә рулоннарга төреп ташыйсы кала. Хезмәтнең әлеге төрен башкаручылар кышлату чорына бердән тупас азык хәзерләсә икенчедән туңга сөрүчеләргә  эш мәйданы булдыра.

- Фермага якындагы басуларның саламын эскертләп махсус арба белән ташыйбыз, ерактагыларын рулоннарга төреп җыйныйбыз.Кышын утарга чыгарылган маллар саламга күмелеп ятарлык итеп, мул хәзерлибез, - диләр әләге эшкә алынучылар . Салам эскертләүдә көч салучы механизатор Данил Әхраров белән эскерт басучы Айрат Ахунов көнгә кимендә ике дистә эскерт салмыйча эштән кайтмый.

Арыш саламнары белән эш төгәлләнүгә  Газинур Сибагатуллин арпа, бодай басуларындагысын бер урынга эттереп куйды.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей