САКЛА САЛАМНЫ – КИЛЕР ЗАМАНЫ

«Нерал-Матрикс” авыл хуҗалыгы предприятиесендә мал азыгы әзерләү бара

«Нерал-Матрикс” җәмгыятендә (баш директоры Рәзим Махиянов) сөт терлекчелеге белән шөгыльләнәләр, игенчелек исә, авыл хуҗалыгы предприятиесен мал азыгы белән тәэмин итеп, төп эшчәнлеккә өстәмә сыйфатында башкарыла. Ел саен терлекләргә мал азыгын артыгы белән әзерлиләр. Бу юлы 2557 баш эре малга кышкылыкка мал азыгы әзерләү өчен 2000 гектар мәйдан бүленгән.

Күпьеллык үләннәрнең беренче чабылганы тулысынча сенажга салынган, аны 3700 тонна әзерләгәннәр.
– Сенаж – бактерияләр үсешен туктатучы, изеп эшкәртелү ысулы белән башкарылган, уртача дымлылыктагы мал азыгы, – дип аңлата предприятиенең агроном-бригадиры Сергей Афентов. – Аны җитештерү гадәттә мәшәкатьле дип исәпләнә, байтак өстенлекләре булуга карамастан, хуҗалыклар аны әзерләүдән баш тарта.
Афентов белән люцерна басуына барабыз. Монда сенаж әзерләү буенча эш барышын тулысынча күзәтәбез.
Вахтага беренче булып үз йөрешле "Мак Дон" һәм "Нью Холланд" чапкычлары кереште. Эшнең икенче өлешендә “Лайнер" класслы кибәнгә салгычлар яшел массаны әйләндерде.Эшнең йом-гаклау өлешендә басуга ике “Ягуар” силос комбайны чыга. Алар изелгән үләнне җыеп, бункерда ваклап, юл барышында “борон” аша КамАЗларга һәм самосвалларга төйи бара. Комбайннар шулкадәр тиз хәрәкәтләнә, ун тонна сыйдырышлы йөк машиналары, бер-берсен алыштыра-алыштыра, алар артыннан чак өлгерә. Кузовларына яшел масса төягән машиналар аны ферма биләмәсендә урнашкан сенаж чокырына бушатырга ашыга, соңыннан янә “яшеллек” артыннан басуга юл тота. Бу вакытта чокырда ике трактор булачак сенажны тыгызлый. Траншея тулгач, аны яшел массага кислород үтеп кермәслек итеп каплыйлар. Бу рәвештә ул киләсе елга кадәр сакланачак.
Авыл хуҗалыгы предприятиесе печән әзерләү, чәчүлекләрне химия ысулы белән утау һәм ашлама кертү, корткычлардан зарарсызландыру белән дә шөгыльләнә. Моннан тыш, “Нерал-Матрикс”ка кушылган Сәрән, Үрмәкәй һәм Ярмөхәмәт авыл хуҗалыгы җирләрен эшкәртү дәвам итә. Аларны уҗым культуралары чәчүгә әзерлиләр.
Эшне тиз арада төгәлләр өчен авыл хуҗалыгы эшчәннәре иртәнге җидедән кичке унбергә кадәр эшли. Кыр эшләре дәвамында аларны түләүсез ашаталар – төшке һәм кичке ашны басуга алып киләләр.

 

Резида Халиуллина

"Туймазы хәбәрләре"

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей