Сабантуйлар көтеп торсын!

          Дүртөйле районының Тәкәрлек авылында “Башкортстанга — 100 ел” девизы астында зур Сабантуй узды. Чарада Башкортстанның төрле районнарыннан гына түгел, ут күршебез Татарстаннан, хәтта ерак Ханты-Мансийск шәһәреннән килгән мәртәбәле кунаклар да катнашты. Сабантуйның төп оештыручылары булып Тәкәрлек авыл Советы биләмәсе, “Яшел беретлар” ансамбле чыгыш ясады.

           Тамырлары  белән гүзәл Дүртөйле җиреннән булган танылган сәхнә йолдызлары Ризван Хәкимов, Радик Динәхмәтов үзләренең иң моңлы җырларын башкарды, тамашачы хозурына өр-яңа иҗат җимешләрен дә тәкъдим итте. “Туган тел” каналыннан килгән яшь артистларны да тамашачы җылы кабул итте. Бихисап популяр җырларның сүзләрен язган шагыйрь Рамил Чурагол, Сабантуйда үз җырларын үзе башкарып, көчле алкышларга лаек булды.

 — Бу Сабантуй искиткеч матур тәэссоратлар бүләк итте, — диде Ханты-Мансийск шәһәрендә татарлар җәмгыяте рәисе эшен алып баручы Раушания Исхакова. — Бигрәк тә күңелгә сары май булып ятканы — өлкәннәрнең дә, балаларның да матур итеп татарча сөйләшүе, барлык уеннарда да актив катнашуы.

           Чараның тантаналы өлешендә Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Риф Йосыпов бер төркем авыл уңганнарына Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырды. “Еникеев” җәмгыяте җитәкчесе Азат Хаков авыл хуҗалыгы предприятиесенең игенчелектәге, терлекчелектәге уңышлары хакында бәян итте, басуларда мул уңыш өлгерүен зур канәгатьлек белән билгеләде, хезмәт алдынгыларына бүләкләр тапшырды.

           “Яшел беретлар” ансамбле чыгышы бәйрәмнең йөзек кашы булды. Халык аларның моңлы да, дәртле дә җырларын тын да алмый тыңлады.

 Биредә шуны да билгеләп үтик: ансамбль иҗатының төп юнәлеше — илебез иминлеге, тынычлыгы өчен гомерен дә кызганмаган батыр яугирләрнең истәлеген мәңгеләштерү, яшь буында Ватаныбызга карата патриотик хисләр тәрбияләү, хәрби хезмәтнең абруен арттыру, сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау.

          Русиянең төрле почмакларында “яшел беретлылар”  концертлар куя. Әлеге эшчәнлектән җыелган акчаларны изге эшкә тотына алар:  Бөек Ватан сугышында, Әфганстан җирендә, Чечняда һәм башка “кайнар нокта”ларда һәлак булган солдатлар истәлегенә мәрмәр тактаташлар ача. Бүгенге көнгә ансамбль 2 мең 400дән артык тактаташ урнаштырган!

          Матди байлык артыннан кумыйча, рухи кыйммәтләрне алга куеп, яшәү мәгънәсен, һич арттырусыз, халыкка хезмәт итүдә табучылар дип әйтер идем мин ансамбль җитәкчесе, Тәкәрлек авылы егете Рашат Фазлыйәхмәтовны һәм ансамбль әгъза­лары Ирек Муллаянов белән Газинур Мөсифуллинны.  Алар — бер-берсен ярты сүздән аңлап, бөтен авырлыкларны да сыкранмыйча күтәрергә өйрәнгән чын ир-егетләр кавеменнән.

          Туган авылларын күркәмләндерү, халкыбызның матур йолаларын саклап калу өчен дә аз көч түкми яшел беретлылар. Тирә-якны чистарту буенча өмәгә чыгаргамы, зиратны тәртипкә китерергәме – барлык эшләрдә дә алар башлап йөри. Райондагы мәдәни чараларда да актив катнашалар.

          Сабантуй сәхнәсеннән “Яшел беретлар” Ватанга тугрылык, яшәү мәгънәсе, гаилә кадере, рухи кыйммәтләр хакында җырлады. Ватанпәрвәрләр тәрбияләү эшенә зур өлеш кертүче “Шотокан” үсмерләр клубы җитәкчесе Юрий Архиповта шөгыльләнүче бер төркем егетләргә алар Рәхмәт хатлары тапшырды.

          Сабантуй кичкә кадәр дәвам итте. Җыелган халык, кырыкмаса кырык дөнья мәшәкатен онытып торып, көянтәләп су ташу, күз бәйләп чүлмәк вату, капчык белән йөгерү һәм башка кызыклы уеннарда, милли көрәштә катнашты. Ә бүләкләр мулдан әзерләнгән иде. Ераклардан  туган авылын, якташларын сагынып кайтучылар киләсе елда да сабантуй мәйданында очрашырга сүз куешып таралышты. 

          Тамырлары  белән гүзәл Дүртөйле җиреннән булган танылган сәхнә йолдызлары Ризван Хәкимов, Радик Динәхмәтов үзләренең иң моңлы җырларын башкарды, тамашачы хозурына өр-яңа иҗат җимешләрен дә тәкъдим итте. “Туган тел” каналыннан килгән яшь артистларны да тамашачы җылы кабул итте. Бихисап популяр җырларның сүзләрен язган шагыйрь Рамил Чурагол, Сабантуйда үз җырларын үзе башкарып, көчле алкышларга лаек булды.

 — Бу Сабантуй искиткеч матур тәэссоратлар бүләк итте, — диде Ханты-Мансийск шәһәрендә татарлар җәмгыяте рәисе эшен алып баручы Раушания Исхакова. — Бигрәк тә күңелгә сары май булып ятканы — өлкәннәрнең дә, балаларның да матур итеп татарча сөйләшүе, барлык уеннарда да актив катнашуы.

           Чараның тантаналы өлешендә Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Риф Йосыпов бер төркем авыл уңганнарына Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырды. “Еникеев” җәмгыяте җитәкчесе Азат Хаков авыл хуҗалыгы предприятиесенең игенчелектәге, терлекчелектәге уңышлары хакында бәян итте, басуларда мул уңыш өлгерүен зур канәгатьлек белән билгеләде, хезмәт алдынгыларына бүләкләр тапшырды.

           “Яшел беретлар” ансамбле чыгышы бәйрәмнең йөзек кашы булды. Халык аларның моңлы да, дәртле дә җырларын тын да алмый тыңлады.  Биредә шуны да билгеләп үтик: ансамбль иҗатының төп юнәлеше — илебез иминлеге, тынычлыгы өчен гомерен дә кызганмаган батыр яугирләрнең истәлеген мәңгеләштерү, яшь буында Ватаныбызга карата патриотик хисләр тәрбияләү, хәрби хезмәтнең абруен арттыру, сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау.

           Русиянең төрле почмакларында “яшел беретлылар”  концертлар куя. Әлеге эшчәнлектән җыелган акчаларны изге эшкә тотына алар:  Бөек Ватан сугышында, Әфганстан җирендә, Чечняда һәм башка “кайнар нокта”ларда һәлак булган солдатлар истәлегенә мәрмәр тактаташлар ача. Бүгенге көнгә ансамбль 2 мең 400дән артык тактаташ урнаштырган!

           Матди байлык артыннан кумыйча, рухи кыйммәтләрне алга куеп, яшәү мәгънәсен, һич арттырусыз, халыкка хезмәт итүдә табучылар дип әйтер идем мин ансамбль җитәкчесе, Тәкәрлек авылы егете Рашат Фазлыйәхмәтовны һәм ансамбль әгъза­лары Ирек Муллаянов белән Газинур Мөсифуллинны.  Алар — бер-берсен ярты сүздән аңлап, бөтен авырлыкларны да сыкранмыйча күтәрергә өйрәнгән чын ир-егетләр кавеменнән.

           Туган авылларын күркәмләндерү, халкыбызның матур йолаларын саклап калу өчен дә аз көч түкми яшел беретлылар. Тирә-якны чистарту буенча өмәгә чыгаргамы, зиратны тәртипкә китерергәме – барлык эшләрдә дә алар башлап йөри. Райондагы мәдәни чараларда да актив катнашалар.

           Сабантуй сәхнәсеннән “Яшел беретлар” Ватанга тугрылык, яшәү мәгънәсе, гаилә кадере, рухи кыйммәтләр хакында җырлады. Ватанпәрвәрләр тәрбияләү эшенә зур өлеш кертүче “Шотокан” үсмерләр клубы җитәкчесе Юрий Архиповта шөгыльләнүче бер төркем егетләргә алар Рәхмәт хатлары тапшырды.

          Сабантуй кичкә кадәр дәвам итте. Җыелган халык, кырыкмаса кырык дөнья мәшәкатен онытып торып, көянтәләп су ташу, күз бәйләп чүлмәк вату, капчык белән йөгерү һәм башка кызыклы уеннарда, милли көрәштә катнашты. Ә бүләкләр мулдан әзерләнгән иде. Ераклардан  туган авылын, якташларын сагынып кайтучылар киләсе елда да сабантуй мәйданында очрашырга сүз куешып таралышты. 

Миләүшә Латыйпова, “Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе, Дүртөйле районы.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей