Сабан тургае тавышына трактор гөрелтесе дә кушыла

Һава шартлары уңайлануга ук хуҗалыкларда язгы кыр эшләре җанланды. Быел кыр эшләренә бераз соңарып керешергә туры килде. Һава торышы безне сынаса да, авыл хезмәтчәннәре һәрнәрсәгә әзер булырга тиеш. Безнең бурыч – соңга калганны куып җитү, – ди “Арсланов” крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Раил Арсланов.
Быелгы яз авыл кешесенә бакчасында эшләү, игенчеләргә чәчү өчен барлык мөмкинлекләрен дә бирде дияргә була. Көннәрнең матур торуына кырлардагы тракторлар гөрелтесе, язгы сабан тургаеның бертуктаусыз сайравы да кушылып, тереклекне тагын да ямьлерәк итә сыман.
“Арсланов” хуҗалыгы механизаторлары язгы кыр эшләрендә катнашачак техниканы кыштан ук ремонтлап, хезмәткә яраклы итеп куйганнар иде. Шуның өчен дә һәр техниканың җаен, көен белә алар. Өч бригадада иртә таңнан караңгы төшкәнче тулы көченә хезмәт кайный. Барыбызны да ел буе икмәк белән тәэмин итәчәк санаулы көннәр өчен вакытны кызганмый алар.
Раил Арсланов белән бергәләп, механизаторлар эшли торган барлык басуларда да булып, үзләре белән якыннан аралаштык. Күңелләре күтәренке аларның. Һава торышының яхшы булуы да кәефләренә тәэсир итми калмыйдыр. Төрлең төрле якка тартсаң, бер эшнең дә рәте булмаганны биредә яхшы аңлыйлар. Һәр бригадада алдан җирне әзерләп баручы культиватор, аннан чәчкеч, соңыннан орлыкларны җирнең дымы белән контактка кертү өчен каток агрегаты куйганнар. Алар белән эшләүче механизаторлар бер-берсенең хезмәтен күзәтеп, кирәк булса ярдәм итеп хәрәкәтләнәләр. Миңле авылы бригадасында механизаторлар Радик Бәлагытдинов, Шамил Батталов һәм Рәмил Усмановлар бодай, арпа орлыкларын җиргә иңдерә. Аларның алдыннан Ирек Шаригин, Азамат Вахитов, Рәзәви Мөгаллимовлар культиватор агрегаты белән җирләрне әзерли, Идрис Камалов катоклау эшләрен башкара. Фидәрис Хөснияров КамАЗ машинасы белән ашлама, Данис Бәлагытдинов, Вәсих Вәлиев, Рәмис Шәйхетдинов орлык ташый. Чәчүче егетләр Рәүдәт Нургалиев, Рәмил һәм Глүс Гәрәевлар  чәчкеч агрегатын һәрвакыт күзәтеп баралар. Пешекчеләр Римма Арсланова белән Флорида Мифтахова эшчеләргә кунак сые әзерли. Һәр участоктагы эшкә контрольлек агроном Әнәс Вәлиев иңенә йөкләтелгән. Эретеп ябыштыручы Рузолин Шәриповның да хуҗалык эшләренең көйле баруында өлеше зур. Техника яки агрегат көйсезләнеп торса, ул “ә” дигәнче бөтен кирәк-яраклары белән басуга килеп җитеп, тимерләргә  “җан өрә”.
– Рәмил абый Шәяхмәтов – хуҗалыкта әйдәп баручы механизатор. Олы яшьтә булуына кармастан, эш күрсәткечләре дә аның яхшы, –  ди җитәкчеләре, басу батырларын мактап.
Мондый мөһим вакытта сүз түгел, эш кыйммәт икәнлекне һәрберебез дә белә, аңлый. Шулай булгач, әлеге хуҗалык уңганнарына чәчүләрне тиз көннәрдә төгәлләп, җиңел суларга язсын дип телисе генә кала. Хуҗалыкның  һәрбер басуда эшләре көйләнгән. Чәчүгә үз эшләрен белүче, хезмәтләрен тырышып башкаручы хезмәткәрләр алынган. Трактор гөрелтесе, чәчкечләр артыннан күтәрелеп калган тузанның кадерен дә, мөгаен, җир кешесе генә аңларга сәләтледер. Башкарган эшләренең уңышына сөенеп, басу-кырларда игеннәр мул булып өлгереп, терлекләр өчен әзерләнәсе азыклары да сыйфатлы һәм күп булсын иде.

Гульназ Хузина

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей