„Россия” җәмгыятендә химик утау эшләрен төгәлләделәр

„Россия” җәмгыяте игенчеләре Сабан туен басулардагы язгы эшләрне тулсынча төгәлләп каршылады.  

 

Җәмгыятьтә хезмәт куючылар  ел әйләнәсенә эштән бушап тормый. Бу аңлашыла да, чөнки авыл кешесен бер мәшәкать  артыннан икенчесе көтә.  

Чәчүлекләр яшел хәтфәгә күмелү белән химик утауга төшәр вакыт та җитте.  Динар Кашапов, Илмир Төхбәтуллин  химик утау эшләре темпын кызу тоттылар.  Эш күп төште аларга.  Көннәр явымлы торганлыктан, чүп үләннәре басуларны тиз арада басты. Егетләргә технологик операцияне барлык басуларда да башкарырга туры килде.    Сиптергечләр  ярдәмендә ике мең гектарга якын мәйданда чәчүлекләрне эшкәрттеләр. .

— Еегтләр вакыт белән исәпләшми. Химик утау эшләрен башкарганда вакытны тотып калу да кирәк бит. Иң мөһиме чәчүлекләрне тәрбияләгән көннәрдә һава шартлары уңай торды,   — ди җәмгыять директоры урынбасары Ринат Гарипов, эшчеләрнең тырышлыгыннан канәгать    булып. .

  9 июнь  көнне “Россия” җәмгыятендә Сабан туен билгеләделәр.

 

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей