„Россия” җәмгыяте игенчеләренең Сабантуйда урыны түрдә

"Россия" җәмгыяте басуларында быел язгы басуда 3 мең гектардан артык мәйданда авыл хуҗалыгы культуралары урын алды. Игенчеләр Сабан туен лаеклы каршылый

 

Чәчелгән мәйданнар киңлеге буенча  буенча „Россия” җәмгыяте  Балтач районында районда — лидер. Җәмгыять эшчеләре химик утау эшләрен дә  иң беренчеләрдән булып башлап җибәрде.
Җәмгыятьтәге җанлылыкны, яшьләрнең бил бөгеп, кыр хуҗасы булып басу иңләгәне бүген соклану хисләре уятак. Быел уңган игенчеләр тырышлыгы белән хуҗалык кырларында  3 мең гектардан артык мәйданнарда төрле культуралар урын алган .  

 Уңган механизаторларның тырышлыгын бәһалап бетергесез. Аларның hәрберсе мактауга лаек. Мәсәлән, Флорис Әхияров 1988нче елдан алып биредә көч сала, Фигать Әхмәтҗанов— 30, Гаетхан Шәйнуров — 25 еллык хезмәт стажына ия, алар елда чәчү эшләренең уртасында  кайнаган тәҗрибәле игенчеләр.  Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжы студентлары Салават Кашапов, Булат Васимов, Динар Васимов, Марсель Абдулхаков остазлары янәшәсендә  игенче чиркуанчыгы алган. .
 

 

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей