Республикада Корбан бәйрәменә корбан малларын кертү чикләнә.

Башкортстан Республикасының ветеринария идарәсе башлыгы  Азат Җиһаншин Республика белән идарә итү үзәгендәге оператив киңәшмәдә хәбәр итүенчә, 9нчы июльдән 11нә кадәр имин булмаган субъектлардан һәи илләрдән рөхсәтсез маллар кертү хәвефе арта.

“Бу чаралар ящур, бруцеллёз һәм башка аеруча хәвефле авыруларны искәртү өчен кирәк. Карантин чараларын үткән хайваннарны гына кертергә рөхсәт ителә”, - дип билгеләде Азат Җиһаншин.

Республиканың баш ветеринары сүзләренчә, корбан чалу Башкортстан ветеринария хезмәте контролендәге махсус бүленгән мәйданчыкларда оештырыла.

“Башкортстанның барлык муниципалитет һәм район башлыкларын безгә ярдәм итәргә чакырам, чөнки агросәнәгать предприятиеләренең генә түгел, барлык республика халкының иминлеге шуңа бәйле”, - дип өстәде Азат Җиһаншин.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей