Районыбызның данлы хезмәт юлы батырлары

Борай районы елъязмасы Бөек Октябрь социалистик революциясе җиңеп, халык власте урнаштырылганнан соң Башкортстан Республикасы автономия хокукына ия булгач 1930нчы елның 20 августында район барлыкка килә. Бу вакытта коммунистлар партиясенең Борай бүлеге 1 секретарьләре Шәймәрданов Фазыл Вәлиәхмәт улы, аннары Камалов Моталап Салих улы район оештыруга күп көч салалар. Тырыш, эшчән район халкы сугыш һәм аннан соңгы авырлыкларны төшенкелеккә бирешмичә җиңеп чыгуга зур хезмәт өлеше кертте. Районыбызның икътисадый һәм социаль потенциаллары артуга ирешелде, даны күтәрелде.
Мәгариф, социаль-көнкүреш, мәдәният, спорт өлкәләрендә зур уңышларга ирешелде. Шушы чорда республика һәм ил күләмендә абруйлы шәхесләребез үсеп чыкты. Без алар белән чиксез горурланабыз. Алар рәтендә фән докторлары, атказанган җитештерү, сәнәгать, мәдәният хезмәткәрләре. Бүген без талантлы җырчыларыбыз, композиторларыбыз, табибларыбыз, укытучыларыбыз, спортчыларыбыз белән горурланабыз. Районыбызның бик күп хезмәт ияләре фидакарь хезмәтләре нәтиҗәсендә илебезнең югары бүләкләренә ия булдылар. Алардан В.Ленин ордены кавалеры исеменә лаек булучылар: колхоз рәисләре Мәгъдәннән Вафый Галиев, “Искра”дан Ибраһим Гәрәев, Габдинур Хәбибуллин, “Родина”дан Җиһанур Әделгәрәев һәм кукуруз үстерүче Мөдәрис Даянов, “Уйлыш” колхозы бригадиры Мәүли Садыков, “Искра” колхозы агрономы Рәфит Заһидуллин, район колхозара төзелеш оешмасы рәисе Зекерия Вяльшин, сыер савучылардан Мәгъдән исемендәге колхоздан Газимә Шарапова, Зәкия Фәрхетдинова, район кулланучылар җәмгыяте сатучысы Хәнәвия Хәйруллиналар район данын күтәрүгә зур өлеш керттеләр. Шулай ук хезмәт Кызыл Байрак ордены кавалеры, Башкортстан, Русия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Башкортстан Республикасының почетлы агрономы Рәфит Нәҗметдинов үз гомерен җиргә, авыл хуҗалыгына багышлаган шәхес. Бөек Октябрь социалистик революциясе кавалеры, элеккеге “Сельхозтехника” оешмасында слесарь булып эшләгән Рәмзи Мөслимовны әйтеп үтәргә кирәк. Тракторчылардан Ленин исемендәге колхоздан Барый Садыков, “Родина”дан Хәтмулла Фәррахов, Вострецоводан Вазих Габдулхаков һәм Наил Янгировны искә алып китми мөмкин түгел. Район терлкчеләреннән Киров исемендәге колхозның сыер савучысы Гыйния Яминева һәм “Октябрь” колхозы шоферы Кадим Дәүләтханов һ.б. әйтеп үтәргә була. Бүген алар үрнәгендә авыл һәм сәнәгать хезмәткәрләре, башка төр һөнәр ияләре районыбызның данлы традицияләрен дәвам итәләр. Киләчәктә дә район халкы киң муллыкта яшәвен, районыбызның чәчкә атуын, хезмәт ияләренең тагын да зуррак уңышларга ирешүен, илдә тынычлык булуын телим. 

Фәнил Ибраһимов, Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей