Районның иң яхшы механизаторы

     Бүгенге мәкалә  Чишмә авылы егете, старшина, су асты көймәсендә Төньяк полюска ике походта катнашкан Рифкать Исхаков турында. Диңгезче флотта хезмәт итү дәверендә бик күп җитди хәрби операцияләрдә катнашкан.

     Рифкать Әнфәкъ улы Хәрби-Диңгез флотына алынгач та су асты диңгезчеләрен өйрәтүче отрядка җибәрелә, биредә аңа “трюм машинисты” һөнәре җиңел бирелә, чөнки тырыш егет күп еллар  туган колхозында тракторчы булып эшләгән була.

     Белгеч квалификациясен алгач та Рифкать атом көймәсендә хезмәт итә башлый. Экипаж аны җылы кабул итә. Алар хәрби укуларда актив катнаша, җитәкчелек куйган бурычларны үти, дөнья океанының төрле нокталарында хезмәт итә. Әмма Төньяк полюска оборона максатларына да ия булган походлар яшь диңгезче хәтерендә аеруча уелып  кала.

 – Безнең корабка зур, катлаулы бурычны хәл итү, калын боз астыннан полюска узу йөкләтелде. Безгә кораб хезмәтләренең бердәмлеге, ышанычлы техниканы белү  ярдәм итте. Авыл механизаторына мондый су асты корабын ышанып тапшырулары белән мин бик горурландым. Командирларыбыз бик әйбәт, белемле, таләпчән иде, үз уллары кебек күрде безне, – дип хәтер йомгагын сүтә Рифкать Әнфәкъ улы.

    Тырыш хезмәте өчен ул “Хәрби-диңгез флоты отличнигы”, “Ерак поход өчен” һәм башка бик күп билгеләр белән бүләкләнә.

    Хезмәт итү чорыннан бирле аны өлкән мичман, атом су асты көймәләре берләшмә-сенең иң яхшы белгече, үз эшенең остасы Мирһади Бәх-тиев белән ныклы дуслык бәйли. Ул вакытта яшь диңгез-чегә әхлакый яктан да, матди яктан да ярдәм кулы сузучы нәкъ ул булган. Һәм бүген дә Рифкать Әнфәкъ улы аңа зур рәхмәтле.

    Хезмәттән кайткач, Рифкать Әнфәкъ улы техникум тәмамлап, районның иң яхшы механизаторы дәрәҗәсенә ирешә. Бердәнбер парын – Тәслимәне очратып, матур гаилә кора. Ике кыз үстереп, укытып, башлы-күзле итәләр. Хәзер инде алар оныклар сөенече белән яши.

      Бүген ул шәхси хуҗалык алып бара. Иртә таңнан кичкә кадәр хуҗалык эшләре белән мәшгуль. Ләкин диңгезне, флотны бүген дә йөрәгендә саклый, оныта алмый. Яшь егетләргә дә: “Хәрби хезмәттә диңгезче булсагыз, бер генә көн дә үкенмәссез”, – дип киңәш бирә.

Ринат Икъсанов, отставкадагы өлкән мичман, «Кызыл таң» гәзите.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей