Район тарихында үз эзе бар

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан һәр гаиләдә шул елларның бөтен авырлыкларын үз җилкәсендә татыган кадерле кешеләрен барлыйлар. Кемнәрдер бу зур бәйрәмне исән-сау каршылый, ә кемнәрдер инде тарих битләренә күчәргә өлгергән. Мин дә Бөек Ватан сугышы чорында районыбызда үсеп килүче яшь буынны белем- ле һәм тәрбияле итеп үстерү өчен көч салган, шул ук вакытта тылдагы бөтен хез- мәт авырлыкларын да татыган сөекле әнием, халык мәгарифе ветераны Мәс- хүдә Мөгаллим кызы Габделхаликова турында хәтер яңартырга телим. Исән булса, шушы көннәрдә аның 100 яшьлек олы юбилеен билгеләр идек… Кадерле кешем 1920 елның 22 апрелендә Аблай авылында җиде балалы гаиләдә дөньяга килгән. Җидееллык мәктәпне тәмамлагач, Уфа педагогия училищесына – ул чактагы Наркомпросның башлангыч сыйныф укытучылары әзерләү курсларына укырга керә. Бик яхшы укып, махсус таныклык алган яшь белгечне 1938 елда Дәүләкән районы Ташлытамак башлангыч мәктәбенә укытучы итеп җибәрәләр. Читтән торып Дәүләкән педагогия училищесында укый башлый. Аның ике курсын тәмамлаган елны язмыш җилләре аны яңа гына СССРга кушылган Польша дәүләтенең Белосток өлкәсе Осовец крепость-шәһәренә илтеп ташлый. Бөек Ватан сугышы башлану белән ул көч-хәлгә эвакуацияләнергә өлгерә. Юлда фашист самолетлары эшелоннарын берничә тапкыр бомбага тотып, могҗиза белән генә исән-сау туган якка кайтып төшә. 1941 елның 1 сентябрендә ул Аблай башлангыч мәктәбе мөдире итеп тәгаенләнә. Киләсе елында Кушнаренко педагогия училищесында белемен арттыра. 1944 елның августыннан ул Тайняш балалар йортына өлкән тәрбияче итеп күчерелә. Сугыш чорында балалар укытуның никадәр авырга төшкәнен язып та, сөйләп тә бетерерлек түгел. Күбесенчә әтиләре ут эчендәге ярым ялангач, ярым ач балаларга белем һәм тәрбия бирү никадәр көч, сабырлык таләп итүен ул үзе генә белә иде һәм безгә дә әрнеп сөйли иде. Сугыштан соңгы авыр мәлдә аны 1946 елда Таскаклы балалар йортына директорның укыту эшләре буенча урынбасары итеп тәганлиләр. Хәлләр берара яхшыра төшкәч, аны район үзәгенә балалар бакчасы мөдире итеп күчерәләр.
1948-1962 елларда ул бу үтә җаваплы вазыйфаны бөтен күңллен салып башкарды. Әйтергә генә ансат, бәләкәй генә буйлы хатын ул авыр елларда яңа балалар бакчасы төзетү өчен бөтен көчен, ихтыярын эшкә җигә. Бер үк вакытта читтән торып Уфада педагогия институтында белемен күтәрә. 1961 елда Октябрьский шәһәреннән балалар бакчасы өчен җиһазлар алып кайтканда юл фаҗигасында имгәнеп, әниебез киләсе елында яраткан эшен калдырырга мәҗбүр булса да, ул мәгарифтән читкә китми: унөч ел Чакмагыш икенче урта мәктәбендә (хәзер гимназия) тәрбияче булып эшли. Тәрбияче булу җиңел үгел. Даими рәвештә һөнәри яктан камилләшү, күп көч һәм олы сабырлык таләп иткән бу эшне ул хаклы ялга чыкканчы җиренә җиткереп башкарды. Әниемнең мин бервакытта да уфтанганын, күңел төшенкелегенә бирелүен күрмәдем. Хезмәтләре лаеклы бәһаланды да: аның республика Мәгариф министрлыгы, профсоюзларның өлкә комитеты һәм башка ведомстволардан бирелгән дистәләгән Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен”, “Фидакарь хезмәт өчен. В.И.Ленинның тууына 100 ел тулуны билгеләп”, “Хезмәт ветераны”, Бөек Җиңүнең 40, 50, 60, 65 еллык юбилей медальләре һәм башка күпсанлы бүләкләре моны ачык исбатлый. Кадерле кешем матур, бәрәкәтле озын гомер кичерде. Безнең газиз әтиебез, картәтиебез Абдулла Тимербай улы Арсланов бе- лән тату тормышта дүрт ул үстерделәр, барыбызны да хезмәт сөеп яшәргә өйрәттеләр, онык-туруннарында да гел күркәм сыйфатлар тәрбияләргә омтылдылар. Кызганычка каршы, хәзер икесе дә дөньяда юклар инде. Бөек Җиңүнең 75 еллыгында ут-сулар кичеп илебез азатлыгы өчен кан койган фронтовик әтиебез дә, тылда балалар укытутәрбияләү белән бергә барлык авырлыкларны да уртаклашкан сөекле әниебез дә чиксез хөрмәт-ихтирамга лаек. Әлеге язмам аларның якты рухларына олы истәлек булып барсын.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей