Район Советы утырышы үтте
22 декабрьдә Vнче чакырылыш муниципаль район Советының унтугызынчы утырышы үтте. Анда район хакимияте башлыгы урынбасарлары, хакимиятнең бүлек мөдирләре, район Советы һәм хакимиятенең җаваплы хезмәткәрләре, район прокуроры ярдәмчесе һәм мәгълүмат чаралары вәкиле катнашты. Утырышны район Советы рәисе Алик Усаев алып барды. Көн тәртибенә чыгарылган “Башкортстан Республикасы Борай районы муниципаль районының 2022-2024 елларга һәм 2036 елга кадәрге чорга социаль-икътисадый үсеше фаразы турында”, “Башкортстан Республикасы муниципаль Борай районының 2022 елга һәм 2023, 2024 еллар планлы чорына бюджетны раслау турында”, “Башкортстан Республикасы муниципаль Борай районы Советының “2021-2024 елларда Башкортстан Республикасы муниципаль Борай районы бюджетыннан районның авыл хуҗалыгын үстерүгә һәм ярдәм итүгә субсидияләр бирү тәртибе турында”гы 2021 ел 29 сентябрендәге 108нче карарына үзгәрешләр кертү турында”гы төп мәсьәләләр буенча чыгышлар тыңланды, тиешле карарлар чыгарылды. Шулай ук “Башкортстан Республикасы муниципаль Борай районы урындагы үзидарә органнары һәм Башкортстан Республикасы муниципаль Борай районы Әҗәк авыл биләмәсе арасында муниципаль район вәкаләтләренең бер өлешен авыл биләмәсенә тапшыру турындагы Килешүне раслау турында”гы мәсьәлә каралды. Шундый ук эчтәлектәге мәсьәләләр барлык авыл биләмәләренә дә кагылышлы иде. Алар буенча да аңлатмалар бирелде, тиешле карарлар чыгарылды.
Венера Арсланова.