“Рассвет”та дистәгә якын басулар агргеатлар гөрелтесенә күмелгән

“Рассвет” җәмгыятендә  урып җыю, уҗым культуралары чәчү эшләрен кызу тоталар.

—Игенчеләребез тырышлыгы бушка китмәде. Гектарыннан  утыз   центнердан артык  чыккан иген уңышы күңелләргә шатлык өсти. Ындыр табагында ашлык көшелләре сәгать саен арта баруы куанычны тагын да арттыра, — ди  “Рассвет” җәмгыяте директоры  Фидәрит Мирһаҗев, хыҗалыкта урып җыю эшләре оешкан темпта баруына  канәгать булуын белдереп.

Әйе, кырда эшләгән комбайннарның бункерлары әйләнеп карауга ук тула.  Комбайннан ындыр табагына ашлык ташу автомашиналарын хезмәтләндергән водлителҗ Радик Мөсәгытдинов һәм Рәвил Нәҗметдиновлар бүген чак өлгерә.

Ә уңышка нигез  бүген  салына.    “Рассвет”та  бу хакыйкатьне яхшы аңлап эш итәләр. Арыш чәчү, туңга сөрү эшләрен вакаытында башкарып калу кирәк. 

Хуҗалыкта уҗым культуралары чәчү эшләрен  6 август көнне башлап җибәрделәр. Механизатор Марс Тукаев, ярдәмчеләре:  Альберт Яндубаев, Мисхәт Әхмедҗянов, Рәниф Шәйхетдиновлар белән арышны агротехник вакыт эчендә басуларга урнашгтырып калу өчен бар тырышлыкларын куя.

—Быел хуҗалык басуларында уҗым культуралары уңышы биш йөз гектарда өлгерде. Киләсе ул уңышы өчен дә  мәйданнар киңлеген тотарга исәплибез. Арыштан тыш  хуҗалык басуларында йөз гектарда уҗым бодае, илле гектарда тритикале урнаштырырга планлаштарбыз,— хуҗалык җитәкчесе, планлаштырылган эшләре белән таныштырып.

Бүген хуҗалыкның дистәгә якын  басуы агргеатлар гөрелтесенә күмелгән. Азат Шәрипов, Нияз Әхтәриев, Финат Шәйнуровлар уҗым культуралары чәчү өчен җир эшкәртә.   Рөстәм Зыятдинов һәм Фәйруз Сәлимовлар  игеннәрне тезмәләргә салу белән мәшгуль.“Енисей” комбайннарын хезмәтләндергнән Фидан Гыйльмияров, Фирдәвес Әбраровлар  катнаш кулҗтуралар үстерелгән басу уңышын җыеп суктыра.  Механизатор Илсур Мирһаҗев һәм Фәдис Баһаветдинов комбайннар артыннан ук саламны төргәкләргә җыеп кыса бара.

Хуҗалык басуларыннан барлыгы  мең гектардан уңыш җыеп аласы.  Йөз гектардан  арыш уңышын суктырып алганнар. Йөз гектары тезмәләрдә әле.

—Узган елда, комбайн паркындагы хәлләр белән бәйле,  хуҗалыкта урып-җыю эшләре авыргарак туры килгән иде.  Былтыр уракны ике комбайн белән җиңеп чыккан идек. Моңа кадәр бер комбайнга йөкләнеш биш йөз гектардан арта иде.  Быел сулыгшыбыз җиңелрәк. Чөнки  кобайннарга йөкләнеш ике тапкыр кыскарды. Алдан бер “Нива-Эффект” комбайны сатып алган идек.  Бүген ул комбайнда Рөстәм Суфияров йөзләрчә центнер    ашлык суктырырга өлгерде инде. Шушы көннәрдә икенчел лизинг исәбенә тагын бер “Енисей” комбайны сатып алдык. Менханизатор Илдар Табавилов ул комбайнны да бүген-иртәгә басуга алып чыгачак. Егетләргә сүз юк. Яшьләрдә дә хезмәт дәрте ташып тора. Мәсәлән, Рөстәм Зыятдинов читтән алып кайтылган, гамәлдән чыгарылган “МакДон” ургычын  сафка бастырып, бу көннәрдә хуҗалык басуларын иңли.  Бик булдыклы егет. Гомумән, хезмәткәрләребезнең берсен мактап, икенчесен хурларлык түгел. Хезмәтне тигез куялар, —  җәмгыять директоры хуҗалыкның төп таянычы булган игенчеләрнең тырышлыгын бәһалап.

“Рассвет”та алдагы көннәрдә дә  урып-җыю эшләре  уңышлы дәвам итеп алдагы уңышка нык нигез салыгначагына ышаныч зур.

 

  Билгесез автор.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей