“Рассвет” җәмгыятендә туңга сөрү туңга калмаячак

“Рассвет”  җәмгыятендә туңга сөрү фронтында соңгы басулар эшкәртелә.

  

 Район хуҗалыкларында туңга сөрү эшләре оешкан төстә бара. “Рассвет” җәмгыятендә, бигрәк тә.  Җәмгыять игенчеләре сентябрь-октябрьдәге тотрыклы  һава шартларын нәтиҗәле файдаланырга тырышты.

“Рассвет”та бу эш ике сменада оештырылган.  Сигез корпуслы сабан белән агрегатланып эшкә “җигелгән” К-744Р тракторы  тәүлек әйләнәсендә басуда.  Механизатор  Азат Шәрипов һәм  Финат Шәйнуров бер берсен алыштырып эшлиләр.  Бер сменада игенчеләр кимендә егерме гектарда эш башкара. Нәтиҗәдә, туңга сөрелгән мәйданнар тәүлек саен кырык гектарга киңәя бара.

—Көннәр яхшы тора. Быел дәвамлы яңгырлар туңга сөрү эшләрен тоткарламады.  Безнең хуҗалыкта көзге җир эшкәртү эшләре туңга калмаячак.   Инде менә соңгы басуларны эшкәртәбез.  Бу  басу кырык гектар мәйдан били. Биредә эшне тәмамлагач Янактай авылы янында урнашкан  кырык гектардагы бер басуны эшкәртүгә тотыначакбыз, — ди механизатор Азат Шәрипов, киләсе уңышка нигез салуга лаеклы өлеш кертүенә сөенеч белдереп.

Трактор куәтле. Механизаторлар  бер сменада да утыз гектардан артык мәйданда эш башкара алыр иде. Тик хуҗалыкта авыр структуралы, балчыксыл туфраклар. Тыгызланган җирне куәтле трактор да бик авыр эшкәртә.  Шулай да игенчеләр мең гектарга якын м әйданда эш башкарган.

Механизаторлар үзләренә тапшырылган агрочараның мөһимлеген аңлый. Алар күләм артыннан гына кумый,  туфракны сыйфатлы итеп эшкәртергә тырышалар.

  Ә уңыш алуга йөз тоткан игенче  җир сөрүне язга калдырмаска тырыша, чөнки язын басуда башка  мәшәкатьдәр дә дә җитәрлек.

  

Билгесез автор.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей