Пестицидлар кулланганда бал кортларын саклагыз

Бал кортлары продукциясе иминлеген тәэмин итү һәм умарталарны пестицидлар йогынтысыннан саклау максатларында авыл хуҗалыгы идарәлеге район аграрийларына бал кортлары өчен хәвефсезлек таләпләрен тайпылышсыз үтәү  кирәклеге турында хәбәр итә. Авыл хуҗалыгы идарәлеге искәртеп узганча, үсемлекләрне пестицид белән эшкәртүне планлаштыручы авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре барлык бал кортлары хуҗаларына химикатлар куллануга өч көннән дә ким булмаган срокта язма хәбәрнамә җиткерергә, шулай ук радио, җирле матбугат аша хәбәр итәргә тиеш. Төгәл вакытны, химик эшкәртүгә дучар ителә торган территорияне, препаратның атамасын, аны куллану рәвешләрен һәм ысулларын, умарталыкны эшкәртү урыныннан алып умарта кортларын изоляцияләргә кирәк булган вакыты күрсәтелә. Үсемлекләрне кояш баеганнан соң, бал кортлары умарталарына кайткач, кичке сәгатьтә сиптерергә киңәш ителә. Пестицидлар эшкәртелә торган мәйданнар чикләрендә “пестицидлар белән эшкәртелгән”  щитлар куела, анда саклык чаралары һәм күрсәтелгән территорияләргә чыгу мөмкин булган сроклар турында мәгълүмат була. Аларны билгеләнгән сроклардан соң гына җыештыралар. Умарта хуҗалары үз вакытында авыл җирлекләрен, күрше хуҗалыкларны үз умарталыкларының стационарда булуы һәм күчереп йөртү вакыты турында искәртергә тиеш.
Пестицидлар белән эшкәрткәннән соң 24-46 сәгать бал кортларының очуын чикләргә кирәк. Пестицидларның һәр төре инструкциясендә экологик регламент язылган, аны игътибар белән өйрәнү һәм үтәү зарур.
Пестицидлар кулланганда түбәндәге экологик регламентлар үтәлергә тиеш: үсемлекләрне иртәнге яки кичке сәгатьләрдә (бал кортлары очмаганда), җил тизлеге секундына 4-5 метрга кадәр, бал кортлары өчен чик-саклау зонасы 2-3 километр, кортларның очуын чикләү 3-24 сәгать тәшкил итәргә тиеш. Авыл хуҗалыгы культураларын эшкәртү барышында пестицидлар куллану регламентын үтәмәгән очракта умарта күчләренең һәлак булу куркынычы бар.

Хәлил Минһаҗев, 
авыл хуҗалыгы идарәлегенең 
баш агрономы.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей