Пешекче дигән даны бар

Кайсы һөнәрнең иң кирәкле һәм иң борынгы булуы турында бәхәснең беркайчан да туктаганы юк бугай. Тамагың тук булганда бик күп эшчәнлек төрләре турында гәп корырга мөмкин, ә менә эчеңдә “ач бүреләр” улаша башлауга ук әлеге мәсьәләгә җавап үзеннән-үзе табыла кебек. Чөнки яшәргә дәрман бирерлек һөнәрдән дә кирәклерәк һәм борынгырак эшнең булуы мөмкин түгеллеген аңлыйсың. Ач килеш беркемнең дә театр да карыйсы, җир дә сукалыйсы, ил белән дә идарә итәсе килми. “Эшләмәгән – ашамый”, диләр дә, ә ашамагач, эшләргә көч каян килсен?
Укыганда физкультураны бик яраткан һәм мәктәпне тәмамлагач та спорт белән бәйле һөнәр сайларга планлаштырган Флоридага, тормышның ачысын-төчесен татыгын әнисе: “Сиңа анда кыенга туры килер, син, кызым, поварга укы, тамагың да тук булыр”, – дип, бик төпле киңәш бирә. Кыз әнисен тыңлый. Белем алып, пешекче дипломына ия була. Чит җирләрдә яраткан һөнәре буенча хезмәтен сала. Мәгъдән исемендәге хуҗалыкта савучы булып та эшләргә туры килә аңа. Аннары язмыш җиле аны туган ягына кайтырга мәҗбүр итә. Инде ничә еллар лаеклы ялда булуына карамастан, өйдә утырмый, һаман эштә. Ул Ваныш авылына кайтып төпләнеп, 2013 елдан башлап “Арсланов” крестьян-фермер хуҗалыгында пешекче булып эшли. Лаеклы ялда булса да эшен яратып башкара. 
Бик булдыклы өч бала тәрбияләп үстерәләр ире белән. Әмма, ни кызганыч, Флорида  Мифтаховага вакытыннан алда пар канатсыз калырга насыйп булган. 
– Ирем бик әйбәт иде. Акыллы, башлы, төпле һәм ышанычлы терәк булып гомер итте. Беркайчан да җитешсезлектә яшәтмәде, куллары алтын иде, урыны оҗмахта булсын, – дип, җылы сүзләр белән искә ала ул тормыш иптәшен.
Ә Флорида апа бүген дә җиңел гәүдәле, тик тора белмәс, җитез. Аның пешергән барлык ризыгы тел йотарлык тәмле булуын якын-тирәдәгеләр һәм басу батырлары инде күптән белә. Шуңа да төрле мәҗлес-ашларга чәк-чәк, пирог пешерергә дә аңа мөрәҗәгать итәләр. 
Гөлназ Хуҗина.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей