Печәнгә төштеләр (Бураевский район)

Яңа гына оешкан «Гафетдинова»  шәхси предприятиесендә басу мәшәкатьләре көйле бара. Язгы кыр эшләрен оптималь срокларда, санаулы гына көннәрдә башкарган механизаторлар яшел дошманга каршы химик утау үткәрде. Бүген атнага якын мал азыгы хәзерләүдә көчен сала. Шәхси предприятиенең гомум җир мәйданы 1700 гектарлап булса шуның 400 гектары күпьеллык үләннәргә туры килә. МагДон үзйөрешле чапкычында Денис Гатауллин әлеге көннәрдә кәҗә үләне басуында эшләде. Аның бу хезмәтендә шактый гына тәҗрибәсе бар. Башкорт Дәүләт авыл хуҗалыгының механикалаштыру факультетында укыган елларда МТСларда хезмәт практикасын үтүе файдага булды. Касияр авылында оешкан шәхси предрприятие җитәкчеләренең үтенече буенча Денис җәйге ялында механизаторларга ярдәмгә алынды.   Ул чапкан кузаклы культура үләнен икенче - өченче көнендә сенажга салырга яисә рулоннарга төреп печәнгә җыйнап ташырга да мөмкин. Покосларга салынган үләннәрнең чапкан вакытта ук дымлылыгы махсус җайланма ярдәмендә киметелә.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей