Партияле “димче”ләр өйләндерде

          Тимерзаһит Гыйлемхан улы Өчбүлә фермасында мөдир дә, бригадир да үзе иде. Әйтүе генә ансат, 70 ел гомеренең 45 елдан артыгын терлекчелеккә багышлаган кеше ул. Хезмәт биографиясе тоташы белән районның авыл хуҗалыгын үстерүгә багышланган. Сигезенче сыйныфны тәмамлау белән үк үсмер егетне колхозга тракторчы ярдәмчесе итеп эшкә алалар. 1968 елдан – мал караучы, аннары лаеклы ялга чыкканчы ферма мөдире, бригадир вазыйфасын башкара.

             Узган гасырның сиксәненче елларында авыл хуҗалыгында интенсив технологиягә өстенлек бирелә башлаган иде. Малларны интенсив симертү осталары уртача тәүлеклек артымны бер килограммнан да арттыра иде. Өчбүлә фермасында бу күрсәткечне 1,2 килограммга җиткерделәр. Ул чакта, әлбәттә, чит илләрдән кайтарылган токымлы маллар да юк иде. Тимер­заһит Хәсәнов бригадасында шундый уңышка ирештеләр. Үзе сөйләвенә караганда, 70нче еллар уртасында симертү төркемендә эшләгәндә хәлле үгезләрнең авырлыгы уртача бишәр центнердан да артып киткән була. Бүген, әлбәттә, мондый күрсәткечле хуҗалыклар күп түгел.

             Ул чорларда хезмәт кешесенә игътибар да, ихтирам да зуррак иде. Аеруча авыл уңганнарының фидакарь хезмәтенә лаеклы бәя бирергә тырышты Хөкүмәтебез. Тимерзаһит Хәсәновның да авыл хуҗалыгындагы казанышлары бөтен илгә танылды. Ул – II һәм III дәрәҗә “Хезмәт даны” орденнары кавалеры. Орденның III дәрәҗәсенә дә тәкъдим ителә ул. Әмма СССР таркалу сәбәпле, алырга өлгерми. Әгәр ул бүләккә дә ия булса, республикада Социалистик Хезмәт Героена тиң батырлар саны да арткан булыр иде. Чөнки орденның өч дәрәҗәсенә ия булу Герой статусына тиң. Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең алтын медаленә лаек булган.

 Пинжәккә тагылган бүләкләр арасында берсе аеруча кадерле аңа. Ул – Сергей Чекмарев исемендәге республика премиясе лауреаты. Башкортстанда совет чорында бирелгән мондый зур бүләккә санаулы кешеләр генә лаек булганын да белә ветеран. Сергей белән Тимерзаһит – һөнәрдәшләр. Сергей, Мәскәүдә югары уку йортын тәмамлагач, Башкортстанга – Хәйбулла районының “Таналык” совхозына эшкә җибәрелә. Бераздан Зианчура районының “Инәк” совхозына өлкән зоотехник итеп күчерелә. 1933 елда, илдә кулаклар хәрәкәтенең иң кызган чорында, Сергейның үле гәүдәсен шул төбәктәге Сүрән елгасыннан табып алалар. Кызганычка каршы, төрле фаразлар булса да, фаҗиганең төп сәбәбе әлегәчә билгесез кала. Башкортстанда шагыйрь һәм булдыклы яшь белгечнең исемен мәңгеләштерү максатында Сергей Чекмарев исемендәге республика премиясе булдырыла. Легендар терлекче исемендәге бүләк иясе булу белән икеләтә горурлана Тимерзаһит абый.

             – Сезнең башка һөнәр сайлау теләге, авылдан китү уе беркайчан да булмадымы? – дип кызыксынам язма героеннан.

             Авылда калуның сере Тимерзаһитның балачактан ук атларны яратуы белән бәйле икән. Авыл мәктәбендә сигезенче сыйныфны тәмамлагач, хәтта шул ат аркасында таныклыгын  барып алырга да “оныта”. Дөресрәге, атым булса, андый документның кирәге дә юктыр, дип уйлый. Имтиханнар тапшырып, берничә көн үткәннән соң чыгарылыш сыйныф укучылары аттестат алырга мәктәпкә барырга тиеш була. Башкаларның кайда, кайчан укырга, эшкә китәсен бераз чамаласа да, үзенең туган авылын беркайчан ташламасына нык инана Тимерзаһит. Атларга якын эш урыны бирсәләр, аттестатның кирәге дә юк, дип уйлый һәм документлар тапшырылган көнне мәктәпкә бармыйча туры ат фермасына китә.

            Берничә көннән соң мәктәп директоры Лотфрахман Шәрипов, бу хәлгә аптырап, Тимерзаһитны эзләп фермага үзе килә. Җиңнәрен сызганып эшкә чумган егетне директор йөзләгән ат арасыннан эзләп таба. Ике арада җитди сөйләшү була. “Яшь чагында укырга, һөнәргә ия булырга кирәк. Фермага эшкә килергә беркайчан да соң булмас”, – дип әрли директор. Кечкенәдән сабыр, тәрбияле, өлкәннәр белән “сүз көрәштерергә” өйрәнмәгән егет дәшми. Директор әйткәннәрне күңеленә сеңдереп бара. Әмма Бөек Ватан сугышы ветераны, балалар йөрәгенә кемгә караганда да тел ачкычын “ярата” белүче Лотфрахман Шәрип улы Тимерзаһитның күңелен кырырдай бер начар сүз дә әйтми. “Син өйдә дә ярдәмчел, уңганлыгыңны колхозда да яхшы бәялиләр. Хезмәт сөюең әйбәт, ләкин махсус белем алу да үзеңә киләчәктә ярап куяр”, – дип, үзе белән алып килгән аттестатны Тимерзаһитка тапшыра.

            – Бу очрашу мәңге хәтеремдә калды, – ди ул. – Директорның да белем алу турындагы таныклыкны укучыга фермада тапшыруы үз гомерендә беренче тапкыр булган. Документлар кулга эләккәч тә авылдан чыгып китәсе килмәде. Ә Лотфрахман абыйның киңәшен тоттым. Эштән аерылмыйча гына Кушнаренко авыл хуҗалыгы техникумын тәмамладым. Фермада эшләгәч, анда уку бик җиңел булды. Кайбердә преподавательләрнең үзләрен дә “алай түгел, болай ул”, дип, дәресләрендә төзәтеп җибәрә идем...

             Тимерзаһит авыл тормышына, хуҗалык эшенә шулкадәр бирелеп, вакытында гаилә корырга, өйләнергә дә өлгерми кала. Комсомол активисты, җәмәгать эшләренең уртасында кайнап йөргән оештыручы, яшьләрне дә, өлкәннәрне дә үз артыннан ияртеп тыңлата, күндерә белә – ә гаиләсе юк. Инде яше 30га җитүче Тимерзаһитның һаман да яшәү терәге, кайнап торган үз тормышы булмауга колхоз җитәкчеләре дә борчыла башлый.

            Җәйләү бригадиры Тимерзаһит Хәсәновның өйләнүе башкаларга табигый булып күренсә дә, күпләр бу шатлыклы вакыйганың партия “сценарие” буенча эшләнгәнен белми дә. “Өйләндерү операция”сен урындагы Киров исемендәге һәм күрше “Россия” колхозларының партком секретарьлары әзерли. Партия кануннары буенча, ул вакытларда, гомумән, КПСС әгъзаларының кавыштыру мәсьәләләре белән шөгыльләнүе хупланмый иде. Ә бу очракта партком секретарьларының мондый планы читтә ишетелсә, җәза бәясе билетны тапшыру белән дә тәмамланырга мөмкин.

 Әмма парторглар һәр адымын үлчәп эшли. Киров исемендәге колхозда өйләнмәгән уңган яшь бригадир эшли, ә “Россия”дә ферма лаборанты Фаягөл үзенә лаек егетне генә көтә. Ике яшь йөрәкне бер-берсе белән очраштыру максатында кировлылар ут күршеләренә “тәҗрибә уртаклашырга” килә. Яшьләр, шул рәвешле, партком сценарие буенча “очраклы” рәвештә генә таныша. Моның парторглар эше булуын башларына да китерми алар. Аралаша башлыйлар. Партияле “димчеләр”нең тырышлыгы юкка чыкмый. Күп тә үтми кавышып, гаилә кора яшьләр.

             – Безнең фермага да лаборант кирәк иде бит, – дип елмая Тимерзаһит абый. – Өйләнгәч, колхоз – яшь белгечле, мин тугры хатынлы булдым. Ике мәсьәлә берьюлы хәл ителде. Гомер буе бергә эшләдек. Гаилә коруым бераз соңгарак калса да, бер ул һәм бер кыз балага гомер бирдек. Яшәүнең бөтен мәгънәсе дә гаилә бәхетенә, яраткан эшле булуга һәм өлкән яшькә җиткәч, гомер юлдашың белән бергә балалар, оныклар тормышына куанып яшәүдә бит. Фаягөл белән бик бәхетле гомер кичерәбез...

 Хәсәновларның уллары Ленар  башкалада сәүдә өлкәсендә эшли, кызлары Лиза, аграр университетта белем алганнан соң, аш-су әзерләү бизнесын сайлаган. Киленнәре, Чакмагыш кызы Илмира – Авыл хуҗалыгы министрлыгы белгече, кияүләре Илдар нефть-газ заводлары төзелеше инженеры булып эшли. Тимерзаһит абыйның 70 яшьлек юбилеена картәтиләрен котларга кайткан өч оныгын да күрдем. Шәһәрдә яшәсәләр дә, матур итеп татарча җыр бүләк иттеләр, сабыйлар биегәндә аларга картәти белән нәнәләре кушылу бәйрәмгә соклангыч нур өстәде.

             Фаягөл апаның да терлекчелектәге хезмәт стажы 40 елга якын. Намуслы хезмәте өчен Русия Авыл хуҗалыгы министр­лыгының Мактау грамотасына лаек булган.

             – Тимерзаһит абыегызныкы белән икебезнең хезмәт стажын бергә исәпләсәк, 85 елга җитә, – ди Фаягөл апа. – Яшьрәк булсак, әле дә эшләр идек. Хәзер хезмәт хакын да тырышлыкка карап түлиләр. Авылда эшсез йөрүчеләр дә аз түгел. Рәхәтләнеп дөнья көтәр өчен эше дә кирәк бит, яшьләр шуны аңласын иде.

            Тимерзаһит абыйның тагын бер һөнәре барлыгын да истән чыгара язганмын. Тирә-якта йорт куяннарын күпләп асраучы буларак та аның даны чыккан. Хәзер алай күп булмаса да, йөз баштан азрак чагын хәтерләмиләр. Яүбәзе елгасы буенда урнашкан Җәйләү халкы казлары белән дә дан тота иде заманында. Гомумән, бу яктагы табигый мөмкинлекләр мал, кош-корт асрау өчен аеруча уңайлы. Мондый  шартны кулыннан ычкындырамы соң элекке авыл бригадиры?! Бахбае  бал корты чагудан җан бирмәгән булса, бәлки, Тимерзаһит абый ат асравын да туктатмаган булыр иде. Ни дисәң дә, 30 елдан артык гомере аның иярдә, арбада узган. Яхшы эшләгәне өчен үзенә яңа мотоцикл тәкъдим иткәндә дә, тугры атына хыянәт итәргә теләмәгән.

            Яше җитмештән узса да, Хәсәнов “авыл картлары” исемлегенә керергә ашыкмый. Дөресрәге, аның һаман да тынгысыз булуы, дөнья-ил яңалыклары белән хәбәрдарлыгы һәм хуҗалык тормышында хәл-әхвәл белешеп йөрүе, күрәсең, телгә алынган исемлеккә керергә ирек бирмидер.

            – Безнең хуҗалык бер-берсенә терәлеп диярлек урнашкан өч авылны берләштерә. Халыкның тормыш-көнкүреше һич тә начар түгел. Яшь гаиләләргә үз йортларын салырга да ярдәм итәбез. Өлкәннәребез кадер-хөрмәттә. Хуҗалык тармакларында хезмәт салучылар белән үзебез эшлибез. Тимерзаһит Гыйлемхан улы, атна саен диярлек өлкәннәр яшәгән йортларда булып, аларның хәлен белеп тора. Аннары идарәдә очрашабыз, өлкән яшьтәгеләрнең мохтаҗлыклары турында сөйләшәбез. 9 Май, өлкәннәр көнендә аның һәр өч авылдагы ветераннар яшәгән өйләрдә булуы матур традициягә әверелде. Тимерзаһит абый кебек кешеләр күбрәк булсын иде авылларда. Алар матур итеп яшәү үрнәге дә, кешеләргә үзара хөрмәт итү мисалы да булып тора. Мин инде аның, рәсмиләштерелмәгән авыл старостасы буларак, нинди матур башлангычлар белән йөрүен сөйләп тә тормыйм, – ди “Киров” токымчылык заводы” җәмгыяте җитәкчесе, Русиянең һәм Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Рәис Шакиров.

      Тимерзаһит абыйның матур, озын гомерле, һаман да җитез хәрәкәтле, тынгысыз булуының сере нәрсәдә соң, дигән сорау мине аның Фаягөл апа белән икәүләп капка төбенә кадәр озатканчы тынгы бирмәде. Җәйләү авылының алар яшәгән сөзәк урамындагы ерганакта көймә йөздерүче балаларны күргәч кенә бу серне аңлый төштем.

        Шулвакыт араларыннан кыюрак күренгән бер кыз: “Тимерзаһит бабай, бүген чыгасызмы?” – дип сорап куймасынмы?! Мине дә аптыратты бу сорау. Эш шунда: Тимерзаһит бабалары, әле мәктәп яшенә дә җитмәгән сабыйларны ияртеп, һаман да Яүбәзе елгасында боз өстендә тимераякта шуа, ә кояшлы көннәрдә чаңгыга баса икән. Кышкы салкын көннәрдә дә балаларның бабаларын чаңгы шуарга чакырып, капка төбендә сызгыруларына да күнеккән Фаягөл апа. Озын гомерле, саулык-сәламәтлектәге яшәешнең сере дә, мәгънәсе дә Тимерзаһит абый белән Фаягөл апа кебек тормышны ничек бар, шулай гына түгел, ә үз теләк-хыяллары белән баетып яши белүендәдер дип уйладым.

               Олег Төхвәтуллин,  Дүртөйле районы.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей