Пар басуында (Бураевский район)

Август  авыл эшчәннәренең мәшәкатьле айларының берсе. Әлегә күпьеллык үлән җирләрендә мал азыгы хәзерләү дәвам итә . Шул ук вакытта көзге уҗым культуралары чәчүенә дә әзерләнергә кирәк. Ялдәк  авылындагы крестьян – фермер хуҗалыклары  арыш чәчәргә калдырылган чиста пар җирләрен агротехник срокларда эшкәртүгә җитди әһәмият бирә. Шуңа биредә комлы басулардан да мул уңыш җыйнала.

“ Ахунов” шәхси предприятиесендә көч салучы механизаторлар  Изах Русламханов, Вәдис Хәлиуллин һәм башкалар печән хәзерләүне төгәлләгән көнне үк пар басуын эшкәртергә чыкты. Явымлы елда чүп үләннәре тиз үсеп чыга.  Изах Русламханов (рәсемдә)әйткәнчә  әлеге пар җирен ул инде өченче катка эшкәртә.

Монысы 50 гектарлы басу, тагын биләүле парда борчак өлгерә. Шушы җирләргә чәчеп игелгән фураж культуралары  һәм аларга кушып тарттырылган икенче сортлы кузаклы б, бөртеклеләр ашлыгы  хуҗалыкта асралган малларны он белән ел әйләнәсенә тәэмин итәргә җитә, диләр механизаторлар. Алар кышын мал караша, терлекчеләргә ярдәмләшә.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей