Пар басуы сөрелә (Бураевский район)

Авыл кешесенең җәйге мәшәкатьләре күп төрле. Басу эшләре дә берсе икенчесенә ялганып бара. Мал азыгы хәзерләү кампаниясе белән берүк вакытта җәйге чәчүгә- уҗым культураларына җир әзерләргә кирәк. Арыш белән кышлаучы вика беренче чиратта чиста парга чәчелсә уңышын мул бирә.Шуңа хәстәрлекле хуҗалар  

кышлауга калучы культураларны ял иттереп, җәен берничә кабат эшкәртеп, чүп үләннәрен механик юл белән юк итеп тазартып чәчүне оештыра. Һәрхәлдә Касиярдагы«Гафетдинова»       шәхси предприятиесендә   шулай эшлиләр. Биредә пар җире 250 гектар мәйданда калдырылган иде. Джон- Дир тракторында Фидәил Галимов  аны бер атна дигәндә эшкәртеп чыкты. Чүп үләннәре орлыклары шытып баш калкытуга  тырматасы, аннары чәчү комплексын тагасы була. Ул язгы басу эшләрендә мең гектардан артык мәйданда бөртекле культуралар чәчкән иде. Механизаторлар династиясен дәвам итүче игенче хезмәтен сыйфатлы башкара, сөрелгән җир күперелеп кара төскә керә.   

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей