Остаханәләрдә чүкеч чыңы

Соңгы вакытта хуҗалык-ларның остаханәләрендә, тимерче алачыкларында металл чүкегән тавышларны еш ишетергә була. Механизаторлар кырдан кайткан техника һәм тагылма коралларны агымдагы елның кыр эшләренә әзерләү белән мәшгуль. Моның шулай икәнлегенә «Урожай» хуҗалыгының остаханәсенә баргач инандык. Кем әйтмешли, Гали дә, Вәли дә үз урынында. Техника ремонты вакытында иң кирәкле кешеләр – эретеп ябыштыручы, токарь һәм тимерче. Механизатор һәм остаханәдә эшләүче Фәнзил Галиәхмәтов, Рим Исламов, Илнур Миняҗев, Алик Зиннуров, Рәфәвил Мусин, Рәмзил Мөгыйнов һәм Илмир Нуриевлардан башка биредә эш бармый.

«Хуҗалыкта әлегә өч берәмлек техника, 120 тырма төзекләндерелде, тагын 120сенә ремонт эшлисе бар. Аларны ныклап төзекләндерүгә керешкәнгә бер ай. Кар эреп, көннәр җылыта башлауга чәчү агрегатларын да тагын бер кат күз уңыннан уздырасы бар. Эшне кыш буе туктатмыйбыз. Ферма техникасы да шактый, аларны да, ватылып-нитеп китсә, ремонтчылар янына алып килергә кирәк. Моннан тыш 54 берәмлек машина, трактор, комбайнның да һәрберсенең, кайсының бер, кайсының өчәү, тагылма агрегатлары бар. Аларның да төзеклеген күздән кичерергә кирәк. Техника ремонты март аенда төгәлләнә, аннары комбайннарга тотынабыз, техосмотрга әзерләнәбез»,– диде инженер Илмир Нуриев.

Автор:Гульназ Хузина

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей