Оста кулына эләксәң (Бураевский район)

Район хуҗалыкларында дүрт дистә елдан артык эксплуатацияләнүче техникалар бар. Бервакыт тәгәрмәчле тракторларга өстенлек бирелгән иде.

Ләкин көндәлек мәшәкатьләрне башкаруда, җир эшкәртүдә, язгы басуда дым каплауда , кышын урманнан агач кисеп чыгаруда  чылбырлы тракторлар булса яхшы. Ялдәктәге “ Зариповлар” ның крестьян фермер хуҗалыгында  завод конвейерыннан моннан кырык ел мамасы элек төшкән трактор һаман да игелек күрсәтүен дәвам итә.

Биредә әлеге чылбырлы корыч атны Радик Гарипов (рәсемдә) йөгәнли. Әлеге тракторда ул көзен , ашлык урагыннан соң зур мәйданнарда туңга сөрде, күптән түгел арыш чәчеләсе пар җирен эшкәртте. Бу трактор вакытлыча сафтан чыккан очракка кирәкле запас частьлар, двигатель әзер тора. Шуңа якындагы елларда ул безгә хезмәт итәчәк әле , ди Радик , ныклы ышаныч белән.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей