Олы ихтирамга лаек ветеран

     Сәетгали Сәетбаттал улы Түбән Аташ авылында туган. Бөек Ватан сугышына чаклы колхозда төрле эшләр башкара. Колхоз ул чорларда гражданнар сугышы каhарманы, легендар Михаил Фрунзе исемен йөртә.               

    Батталов авылдашлары белән беррәттән 1942 елда үзе теләп фронтка китә. Волхов гаскәрләре сафында санинструктор булып хезмәт итә. Яу кырында кыю сугышчыны Коммунистлар партиясенә кабул итәләр. Хәрби антына тугры калып, дошман белән алышканда зур гына батырлыклар күрсәтә, орден медальләргә лаек була. Хәтәр алышларның берсендә яу кырында каты яралана. Госпитальләрдә яраларын төзәткәч,  янадан сугыш яланына керергә насыйп булмый – хәрби медицина комиссиясе аңа  инвалидлык таныклыгы биреп, туган якларына кайтара.      

  Сугыштан соң, Сәетгали агай колхозда төрле эшләрдә катнаша. Ферма мөдире, озак еллар колхоз умартачысы булып эшли. Хөрмәтле ветеран колхоз базасын ныгытуга зур көч сала. Үзенең тырыш хезмәте, тыныч холкы, киң күңелле булуы белән авылдашларының олы ихтирамын яулый.

Фәнис Галләмов, Дүртөйле районы.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей