Өлкәннәр үрнәгенә яшьләр иярә

      Авыл эшчәннәре бу көннәрдә мал азыгы хәзерләү белән мәшгуль. Яшел тугайларда, болыннарда көне буе печән, сенаж чабучы, ташучы техника гөрелтесе яңгырый. Дүртөйле районы “Киров” токымчылык заводы эшчәннәре дә барлык көчен салып малларга кышка азык туплый.

           – Сенаж салуны без июнь уртасында башлаган идек. Басуларга “Полесье” маркалы өч комбайн чыкты, аларга механизаторлар Радик Адыев, Рафаэль Хәмәтшәрипов һәм Хәбир Ногманов идарә итә, – дип сөйли авыл хуҗалыгы предприятиесенең баш агрономы Рамил Ганиев. – Яшел массаны азык ихаталарына ташуда Рөстәм Шәрипов, Илгиз Бәдретдинов һәм Радим Шәйхетдинов тырышып эшли. Әйткәндәй, Радим былтыр армиядән кайтты һәм хәзер әтисе, безнең тәҗрибәле комбайнчы Рәвис Шәйхетдинов белән бергә хезмәт сала. Ул кечкенәдән әтисенә ярдәмләшеп үсте, шуңа да икмәк кадерен белә.

           Әйе, “Киров” игенчеләре фидакарь эшли һәм, иң мөһиме, үз тәҗрибәләрен яшьләр белән бүлешә. Бу хуҗалыкта яшьләргә ярдәм күрсәтәләр, аларга таяналар. Чөнки әти-әниләр эшен балалар дәвам итәргә тиеш. Мәсәлән, Руслан Яфаев хезмәт хәвефсезлеген саклау буенча инженер. Ул да биредә туып-үскән. Дүртенче ел эшли, йорт сала. Ул, бөтен җирдә дә җитәкчелек ягыннан мондый ярдәм күреп булмый, дип исәпли. Дөрес сүзләр...

           Басу эшләренә әйләнеп кайтыйк. Баш агроном әйтүенчә, әлеге вакытта мал азыгы өчен чәчелгән үләннәр бик биек түгел, гектарыннан якынча 70-80 центнер чыга. Әзерләнгән азык күләменең үткән еллардагыдан берникадәр кайтыш булуы да шуның белән аңлатыла. Тик, ничек кенә булмасын, мал азыгы хәзерләү тулы куәтенә бара.

          Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан алынган мәгълүматлар буенча, 27 июньгә республикада 184 мең гектарда, планга карата 42 процент мәйданда күпьеллык үлән чабылган. 111 мең тонна (14 процент) печән, 318 мең тонна (20 процент) сенаж хәзерләнгән. Республика буенча һәр шартлы малга 3,5  центнер (13 процент) күләмендә азык тупланган. Борай, Калтасы һәм Благовещен районнарында ул 9,4-8,6 центнер тәшкил итә.

           Хуҗалыкта күпьеллык үләннәр 800 гектар мәйданны били, берьеллык үләннәр 600 гектарда чәчелгән. Аннан тыш, 150 гектарда кукуруз үстерелә. Шуңа да биредә, шифалы яңгырлар сирәк булуга карамастан,  мал азыгының тиешле запасын туплауларына ышаналар.

           Виолетта Кашапова, «Кызыл таң» гәзите, Дүртөйле районы.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей