Нөркә авыл җирлеге хакимияте башлыгы отчет тотты

Нөркә. 2 март - "Балтач таңнары". 2021 елда Нөркә авыл җирлеге үз  бюджетының табыш өлешен 97 поцентка тулыландыра алган.

 

Моны начар күрсәткеч дип әйтеп булмый. Чөнки чикләренә  килгәндә, Нөркә авыл җирлеге зур түгел.  Өч авылны берләштергән җирлектә 219 йортта  519 кеше исәптә тора. Әлеге вакытта Нөркә, Усман, Имән авылларында 396 кеше яши.  Авыл җирлегенең үзендә теркәлгән эре предлприятиеләр юк. Җирләрен “А7 АгроРБ” җәмгыяте арендалый. Шулай ук җирлектә “Әминев”, “Шәймөхәмәтов” индивдуаль предприятиеләре эшли. Беренчесендә 136 баш мөгезле эре терлек, 86 баш сыер, 246 баш сарык исәпләнә.  “Шәймөхәмәтов” индивдуаль предприятиесендә сарыклар саны 350 баштан артык.  Авылларда  эшкуарлар өч ноктада сәүдә хезмәте күрсәтә. Өч ФАП, урта белем бирү мәктәбе эшли.

Узган елда төрле чыганаклардан авыл җирлеге     бюджетына 4446823 сум акча кергән.

Болар хакында Нөркә авыл җирлеге хакимияте башлыгы Флидә Гыйндуллинаның  авыл хакимияте ел дәвамында башкарган эшләр турындагы отчет докладында әйтелде.

Отчетта    ел эчендә башкарылган эшләр һәм бу елга планнар  тулы чагылыш тапты. Мәсәлән, Усман авылында җирле башлангычларга булышлык программасы буенча Үзәк урамның юлы ремонтланган.  Юлны вак таш өслек белән ныгыту 1350 мең сумга төшкән.  Быел шул ук программа буенча  Имән авылы зиратын тәртипкә китерергә планлаштыралар.  Нөркәдә   Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар истәлегенә   обелиск төзелешен тәмамлыйсылары бар.  Усман авылында газлаштыру фронтында күләмле эшләр башкарылган. Шулай ук чит төбәкләрдә яшәгән якташлары “Атайсал” проекты чикләрендә  теге яки бу эшләрне башкарырга ярдәм күрсәткән.

 

− Сезнең җирлектә  халыкның яшәеш шартларын күтәрү хәстәрлеге күрелә. Мәдәният йортыгыз шундый күркәм. Мәктәпне дә сакларга кирәк. Ә демографик хәл бер дә яхшы түгел бит бу җирлектә,-- диде район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, отчет докладына анализ ясаганда, борчылу белдереп.

Чынлап та борчылырга урын бар.  Әлеге вакытта Нөркә урта мәктәбендә өч авылдан 33 бала белем ала. Биредә ун укытучы эшли.  Узган елда җирлектә бер бала туган.  Ә уналты кеше ахирәткә күчкән. Авыллар чынлап картая. Бүген Нөркә авыл җирлегендәге 219 йортның 52сендә генә мал –туар асрыйлар.

Бу көнне нөркәлеләр район Хакимияте каршындагы информацион төркем вәкилләре белән дә очрашты һәм үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алды.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей