Ничек туксанга җитәргә

Сәвия Фәхретдинованың бу сорауга үзе генә белгән җавабы бар.

Иңнәренә авыр сынаулар күпләп төшсә дә, ул аларны җиңеп чыга алган һәм сау-сәламәт килеш диярлек 90 яшькә җиткән. Дүртөйле районы Әкәнәй авылыннан Сәвия Гыйлемҗан кызы Фәхретдинова ямьле яз башында үзенең күркәм юбилеен билгеләде. 
Иркен зур йортта ялгызы гына яшәүче әбекәй хуҗа­лыгындагы барлык эшләрне әлегә кадәр үзаллы башкара, хәтта икмәк тә пешерә.  Бәрәңгесен дә утырта, яшелчә-җимеш кенә түгел, ихатасында бихисап матур чәчәкләр дә үстерә. Шунысын әйтергә кирәк: күзлексез укый да. “Ул тирә-юньдә барган хәл-вакыйгалар белән кызыксына, гәзит-журналлар алдыра. Һәм барысын да үз контроле астында тота”,— ди аның балалары. Бианасы турында сокланып, барыннан да бигрәк, аның килене сөйли. Киле­шәсездер, бу үзе зур бәһа бит.
Юбилярны тәбрикләргә аның янына якыннары һәм туганнары гына түгел, әбекәйне сөендереп, рәсми кешеләр дә — Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Риф Йосыпов һәм Иске Яндыз авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рәфит Галәүов килде. Юбилярга ныклы сәламәтлек, имин тормыш теләп, район җи­тәкчесе аңа ил Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын һәм чәчәк гөлләмәсе тапшырды.
Бу тәбрикләүләргә Сәвия Фәхретдинова тулысынча лаек. Ул гомере буе авылда хезмәт салган, 40 яшендә тол калып, биш баласын тәрбияләп үстергән һәм аякка бастырган.
Яшь чагында Сәвиягә, ул еллардагы күпчелек авыл кызлары кебек үк, колхоз разнарядкасы буенча Свердловск өлкәсенә торф чыгарырга барырга — язын һәм җәен анда авыр хезмәт башкарырга, ә кышын, җитмәсә, туган якта урман хәзерләүдә эшләргә туры килгән. “Торфта” бил бөгү­нең, дөрес, бер уңай ягы булган — кызлар анда үзләренә бирнәлек акча эшләгән.
Тракторчы егет Мидхәткә кияүгә чыкканнан соң, Сәвия апа  Иске Яндыздан Әкәнәй авылына күченә. Тормыш иптәше дә үзе кебек хезмәт сөючән һәм тырыш була. Гаилә пары күмәк хуҗалыкта эшли, бер-бер артлы балалары туа. Ләкин язмыш Сәвиягә авыр сынау әзер­ли — ире авариягә эләгеп һәлак була. Әмма хәсрәттән бөгелеп утырырга мөмкин­леге булмый аның, балаларны аякка бастырырга кирәк. Колхоз басуында эшли, янә үзләренең авылында һәм күрше Бишнаратта почта тарата. Үз хуҗалыгында тырышып дөнья көтәргә дә өлгерә — ихатада һәрчак ике сыер, сарыклар һәм кош-корт була. Әбекәй бер-ике ел элек кенә тавык асрамый башлаган. Узган гасырның 70нче елларында Сәвия Гыйлемҗан кызы колхозда иң яхшы сарык йоны алучы була, бер елны йон кыркучылар арасында үткәрел­гән ярышларда 33 сарыкның йонын алып, беренче урын яулый. “Ул чагында мине күлмәк һәм капрон яулык белән бүләк­ләгәннәр иде”, — дип горурланып сөйли әбекәй. Шунысы гаҗәп, Сәвия Гыйлемҗан кызы бер үк вакытта җәмә­гать эшләре белән шөгыль­ләнергә дә вакыт таба — заманында агитатор була. Күпьеллык намуслы хезмәте өчен “Хезмәт ветераны” дигән мактаулы исем бирелә.
Шулай килеп чыга, Сәвия Гыйлем­җан кызына тормыш иптәшенең генә түгел, соңгы елларда төрле сәбәпләр аркасында дөньядан киткән өч улының да үлемен киче­рергә туры килгән. Ул шундый авыр кайгыдан да сынмаган һәм яшәү мәгънәсен югалтмаган — үлгән бала­ларының берсе салган йортны үрнәкле тәртиптә тотарга тырыша.
Бүгенге көндә әбекәй янына күрше авылда яшәүче кызы еш килеп йөри. Ун оныгы һәм аларның унөч баласы  да аның өчен күңел юанычы булып тора. Юбилейга, әлбәттә, барлык якыннары җыелган, Төмән өлкә­сендә гаиләсе белән яшәүче улы да кайткан. Язмыш авырлыкларына карамастан, юбиляр үзен бәхетле дип исәпли һәм тормышны ярата. Озак яшәү серен дә ул шуның белән аңлата.

Резеда Әхмәтнурова, Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлекләре әгъзасы. Дүртөйле районы. 

 

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей