Әңгәсәкнең “күзләрен ачкан” җитәкче (Дүртөйле районы)

Районның Агыйдел елгасы аръягында да биләмәләр аз түгел. Әмма биредә җирләрнең нигездә уңдырышсызрак булуы күмәк хуҗалыклар икътисадында да чагылыш тапты. Ә инде авыл хуҗалыгында реформалар башлангач, кайберләре бөтенләй диярлек көрчеккә терәлде. Ашлык җитештерүдә проблемалар артты, терлекчелек тә табышын киметте.

Райондагы иң зур авылларның берсе булган Әңгәсәкне дә тормыш сынаулары урап үтмәде. Хуҗалык соңгы ун-унбиш елда гына юридик исемен берничә тапкыр үзгәртте. Әмма анда яшәүче кешеләрнең генә тормыш хәле үзгәрмәде диярлек. Авыл халкын туплаучы, эшле итүче, тормыш “дилбегәсен” кулга алучы җитәкче кирәк иде.

2006 елда ук оештырылган “3А и Р” шәхси предприятиесе, авылга яңа сулыш биреп, урындагы халыкта киләчәккә якты өметләр уяткан җитди хуҗалык хәзер “3А и Р Агро” җәмгыятенә әверелгән.

Аның директоры Әлфит Закиров — тумышы белән Илеш районыннан. Әтисе Әбделфатыйх абый гомере буе тракторда эшләп, районда мактаулы механизатор булып танылган. Өйләнгәч, язмыш Әлфитне Хәйбулла районының “Таналык” совхозына алып китә. Биредә ул шофер булып эшли. Урал аръягы киңлекләрендә терлекчеләрне җәйге лагерьга эшкә йөртә. Шул рәвешле мал үстерү серләренә төшенә. Аннары, ике сабыен алып, яшь гаилә Агыйдел шәһәренә күченә. Биредә ул АЭС төзелеше подразделениеләренең берсенә шофер булып эшкә урнаша. Әмма Агыйдел шәһәрендәге проблемалар Әлфитне сәүдәгәрлек эшенә тотынырга этәрә. Үзе моны күңеле белән кабул итмәсә дә, эшен яхшы башкарып, алыпсатар булып китә ул.

— Әнә шулай районнан-районга техника өчен запас частьлар таратып йөри торгач, авыл сулышын якыннанрак тоя башладым. Агыйделне калдырып, авылга тартылдык, — дип хәтерли Әлфит Әбделфатыйх улы.

Дөньялар үзгәреп киткәч, алыпсатарларның да мөм-кинлекләре чикләнә. Хуҗа-лыклар алган товар өчен акча түли алмый башлый. Күпләре тереләй мал белән исәп-хисап ясауга күчә. Алынасы маллар да күпләп җыелгач, Әлфит авылда ныклап төпләнү турында уйлана. Дүртөйле районы авылларын яхшылап өйрәнгәч, Әңгәсәктә нигез корырга карар итә, шәхси предприятие оештырып җибәрә.

— Сөйләсәң, кеше ышанмас, — ди Әлфит Закиров. — 2006 елда хуҗалыкларга күрсәткән хезмәт өчен бирелгән сыер малы саны 236 башка җитте. Ул чакта “Әңгәсәк” кооперативын бетерделәр дә, милекнең бер өлешен безгә бирделәр. “3А и Р Агро” җәмгыятен шулай оештырдык. Бурычлары да күп иде. Электр энергиясе өчен бирәчәген — 1 миллион сумны үзебез түләдек.

Бүген хуҗалыкны районда аягында тотрыклы басып торучы аграр предприятиеләр исемлегендә йөртәләр. Арендага алынган 936 гектар җире бар. Техника паркы күренеп тора.

— Әлфит Әбделфатыйх улының таралып барган хуҗалыкны алуына башта күпләр икеләнеп караган иде, — ди район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш инженеры Рузил Садыйков. — Әмма район җитәкчелегендә андый уй булмады. Ышанычлы, максатчан һәм сүзендә тора белүче җитәкче ул. Инженер буларак, миңа аның беренче чиратта техника паркын көчәйтүе ошады. Чөнки бүген үз техникасы ышанычлы булган хуҗалык кына эшне көйле алып барырга сәләтле. Трактор һәм яңа комбайннары, “КамАЗ”лары белән хәтта райондагы кайбер хуҗалыклардан өстен тора. Иң мөһиме, Әңгәсәк халкын үзенә карата, үз артыннан ияртә алды.

Фермада асралган симертү төркемендәге маллар саны хәзер 420 баштан ар-та. Әле дә симертеп сату максатында бозаулар сатып алалар. Ел саен 170-180 баш сыер малын югары көрлеккә җиткереп саталар. Дүртөйледә генә түгел, Ижевск ит комбинатында да аларның малларын көтеп диярлек кабул итәләр. Бу көннәрдә яланнарга атларны да алып чыкканнар. Алар-ның саны да утызга якынлашкан.

Әлеге вакытта зур булмаган хуҗалыкта даими рәвештә 16 кеше эшли. Җәйге сезонлы мәшәкатьләрдә янә унга якын төрле һөнәр иясе җәлеп ителә. Эшчеләрнең уртача хезмәт хакы 20 мең сумнан арта.

Без әңгәсәклеләрнең шатлыгын уртаклашырга да өлгердек. Районда беренчеләрдән булып бөртекле иртә культуралар чәчүне төгәл-ләгәннәр. Уҗым культуралары инде күптән буй җитеп, минераллар белән туендыруны көтә. Әйткәндәй, аграр хуҗалыкның соңгы өч елда 10 миллион сумлык төрле авыл хуҗалыгы техникасы һәм җиһазлар сатып алуын ишетеп тә алар өчен куандык. Мал азыгы культуралары 170 гектарда үстерелә. Сенаж һәм печән өчен яшел массаның яхшы булуына өметләнә җитәкче. Шунысы бәхәссез, һәр хуҗа-лыкның, авылның һәм кре-стьян ихаталарының имин тормышы, беренче чиратта, урындагы җитәк-ченең матур өметләре, максатлары белән бәйле. Әлфит Закиров та шундый җитәкчеләрнең берсе.

 

Олег Төхвәтуллин.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей