Нечкә билләр якын дуслары (Бураевский район)

Шушы көннәрдә тугызынчы дистәсен тутыручы Мәҗит Гәрәев бүген кызы һәм кияве тәрбиясендә яши.

Сумсабаш авылында 1928 елда якты дөньяга аваз салган Мәҗит ишле гаиләдә үсә. Яшүсмер еллары сугыш чорына туры килгән малай хезмәт юлын ат белән басу тырматып сабан сөрүдән башлый. Ул вакытта авылда дүрт дистә шәхси ихата булып, колхозчылар Киров исемендәге колхозның аерым бригадасы булып исәпләнә. Җәй айларында басудагы төрле эшләрдә, кышын фермада мал карый торгач, хәрби хезмәткә барыр вакыт та җитә. Сөйгән кызы Тәлига көтәргә вәгъдәсен биреп озатып кала.

Мурманскида өч ел ярымга сузылган ил алдындагы хәрби бурычын үтәүне исәпкә алмаганда аның бар гомере туган төягендә уза.

Өйләнеп, үз гаиләсен корып җибәрә Гәрәевлар. Солдат хезмәтенә кадәр эштә сыналган Мәҗиткә бригаданы җитәкләү йөкләтелә. Бик яратып, җиренә җиткереп башкара ул эшен. Тугыз ел бригаданы мактаулы исеменнән төшерми.

Ләкин бума чире белән яфалана башлый Мәҗит. Шул вакытта колхоз рәисе аңа умарталыкта эшләргә тәкъдим итә. Балның файдасы һәркемгә билгеле. Гомер буена авылда яшәгән кешегә бал кортлары карау ят шөгыль түгел, белемне баету яхшырак булырына өметләнеп, Мәҗит укырга китә.

Көн әйләнәсенә умарталар арасында йөреп, аннан килгән татлы исне исни торгач, авыру артка чигенә, ул тулысынча терелә. Киров исемендәге колхозның Мәҗит Гәрәев җитәкләгән умарталыгы районда алдынгылар исемлегендә була. Ул ярдәмчесе Әлфит белән ел да диярлек 25-30 центнерлап татлы ризык җитештерә. Умарталар саны да 200дән арта. Лаеклы ялга чыккач та аны эштән җибәрмиләр, 64ен тутыргач кына эштән туктый ул.

Бүген аңа туксанны бирерлек түгел. Һаман да җиңел гәүдәле, аек акыллы ул. Гаиләсенә бал кортлар карарга ярдәмләшә.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей