Намус эше

      Самматов Рәвис Мөхәмәт улы Октябрь Революциясе орденлы Карл Маркс исемендәге колхозның Иске Солтанбәк авылында 20 елдан артык бригадир,  участок начальнигы булып эшләде.

Иске Солтанбәк авылының зур ихтирамга лаек булган Мөхәмәт абый hәм Сәкинә апа гаиләсендә туып үсә Рәвис. Озак еллар фер­ма мөдире, бригадир булып эшләгән Мөхәмәт абыйны «Еникеев» исемендәге агропредприятия эшчәннәре әле булса мактап иска алалар. Ул вакытларда фермада барлык эшләр дә кул көче белән башкарыла иде. Малларны ашату өчен салам, печән hәм силосны ат чанасына төяп ташый идек. Без, үсмер малайларга, эш авыр булса да, сынатмадык, зарланып йөрмәдек.

Рәвис урта мәктәпне тәмамлап 1969 елда Минзәлә авыл хуҗапыгы техникумының агрономия бүлегенә укырга керә. Шунда ул сылу кыз Гөлгенәне очрата. Кыз зоотехния бүлегендә укый. Ике яшь йөрэк чәчләрен чәчкә бәйли.

1973 елда яшь белгеч Рәвис Мөхәмәт улын Көшел бригадасына агроном итеп җибәрәләр. Ул анда бар көчен биреп, ару-та­лу белми эшли. Колхозчылар арасында зур ихтирам яулый. Яшь белгечнең оештыру сәләтен күреп, колхоз рәисе Рифхәт Еникеев аны Иске Солтанбәк авылына бригадир вазифасына тәкъдим итә. Рәвис, яшь булуына карамастан, механизаторлар, терлекчеләр hәм авыл эшчәннәре белән бик тиз уртак тел таба. Кешеләргә карата игътибарлы, таләпчән була. Ул эшләгән чорда Иске Солтанбәк бригадасы hәрчак апдынгылар исәбендә булды.

Рәвис Мөхәмәт улының фидакарь хезмәте бушка китмәде. 1980 елда Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең бронза медале белән  бүләкләнде.  1982 елда ана «БАССРның атказанган авыл хужалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде. Берничә чакырылыш авыл Советы депутаты булып сайланды.

1985 елдан алып 2000 елга кадәр Рәвис Мөхәмәт улы колхоз рәисе урынбасары, ә 2000 елдан Тәкәрлек авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы булып эшләде.

Нинди вазифаларда эшләсә дә, Рәвис Мөхәмәт улы үзен тик яхшы яктан гына күрсәтә. hәрвакыт тыйнак, ярдәмчел hәм гадел булды. Тормыш иптәше Гөлгенә белән 42 елдан артык бергә тәту гомер кичерәләр. Ике кыз тәрбияләп үстерделәр.

 

         Фәнис Гайнуллин, Юлдаш”, гәзите, Дүртөйле районы

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей