Мулла авылында кул эшләре бәйрәме

Югары технологияләр зур үсеш алган заманда кул эшләре белән шөгыльләнүнең мәгънәсе юк кебек. Ә шулай да кул эшләре белән кызыксыну көннән-көн арта бара. Чонки кул эшләре гөмер-гөмергә затлы иҗат булып саналган. Һәр әйбердә останың күз нуры, кул җылысы, күңел матурлыгы сакланган. Кешелек дөньясы һәрвакыт матурлыкка омтылып яшәгән. Мулла авыл китапхэнэсендэ авылыбызнын уңган, куп төрле кул эше остасы Даутова Рәмзия Сәләхетдин кызы белэн Борай районы Ваныш авылында яшәуче Балагутдинова Дания Рәис кызы белән очрашуы үтте . Рәмзия апа белән Дания апа икесе дә  Стәрлебаш районының Бакый авылы кызлары. Шул очрашу уңаеннан «Стәрлебаш бизәкләре » дип аталган шәл бәйрәме үтте.
Иңнәренә үз куллары белән бәйләгән йомшак мамык шәлдэн җылырак шәл бармы икән? Инде ничә буын әлеге һөнәр-осталыкны саклап, алар шәл җылысын башкаларга да бүләк итеп яши. Ил тарихындагы авыр чорларны исән-сау кичәргә көч биргән, йорт-хуҗалык корырга, балаларны аякка бастырырга булышкан, түземлек сорый торган бу шөгыль бугенгесе көнне дә дәвам итә.
«Шәл генә түгел, кәҗә мамыгыннан оекбашлар, бияләйләр, өчпочмаклы шәлләр, шарфлар, башка төрле киемнәр дә бәйлибез. Ин беренче шәлне курше апаларыннан ойрәнеп 7-8 яшьтэ бәйли башладым. Яшь кызлар белән шәлнең читләрен , ә уртасын өлкәнрәк апалар бәйли иде . Жәй көне капка төбендә 3-4 йортның апалары жыелып бәйли идек . 16 яшьтә шэә бәйләп кул сәгате сатып алганым әле дә хәтеремдә саклана. Шәл бәйләгәндә тез өстенә мендәр куеп, өстенә китап куеп , дәреслекне әзерләп , әдәби китаплар укый идек.
Мамык өмәләре бик күңелле үтә иде. Укып бетеп эшли башлагач та вакыт табып бәйли идек. Кө ндэ бер кешедә чиратлап төнге сәгать берләргә хәтле кич утыруларны бугенге көндә сагынып искә алам. Чиратлашып авыл көтүе көткәндә дә шәлне үзебездән калдырмый идек . Кайда гына булсам да, шәл бәйләвем гел үземнән калмады. Елына гайлә белән 15 шәл бәйли идек»,  дип үзенең яраткан шөгыле турында истәлекләре белән уртаклашты Рәмзия Сәләхетдин кызы.
Китапханәдә үткән шәл бәйрәмендә Рәмзия апаның авылдашы, Борай районының Ваныш авылы килене, оста шәл бәйләүче Стәрлебаш районы Бакый авылы кызы Балагутдинова Дания Рәис кызы белән 40 елдан соң очрашуы күңелләрдә истәлекле хатирәләр калдырды.
Уңган шәл бәйләүчеләр бәйрәмдә катнашучыларга шәл бәйләу турында мастер - класс курсәтеп шәл бәйләүнең серләре белән уртаклаштылар. Шәл турында дәртле жырлар янгырады , шигырьләр укылды, дәртле биюләр бәйрәмгә ямь остәде.
Зилия Гилемшина

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей