Мул уңышка ышаныч

Язгы чәчү һәр игенче тормышында дулкынландыргыч вакыйга. Аның күңеле мул уңышка ышаныч белән тулы. Уңыш күктән төшмәгәнлеген, моның өчен җиргә тир тамазырга кирәклеген игенче яхшы аңлый. Шулай да илаһияткә ышану да кирәк. Табигатькә ихтирам күрсәтсәң, ул да сине мул уңыш белән сөендерә, дип әйткән ата-бабалар.

Районыбызда хуҗалыклар апрель аенда язгы чәчүгә кереште. Басуга техника кертеп җибәрү генә түгел, чәчү башлау йоласын үтәп керделәр. «Еникеев» исемендәге хужалыкта Тәкәрлек авылында буразна бәйрәме билгеләп үттеләр. Чәчүгә чыгу крестьян өчен элек-электән бәйрәм булып исәпләнгән бит. Бәйрәмгә җыелучыларны “Еникеев” җәмгыяте җитәкчесе Азат Хаков сәләмләде.  Буразна бәйрәме кырда эшләүче механизаторлар катнашлыгында үтте. Игенче тырышлыгын табигать тә хупласын дигән теләкләрне Тәкәрлек авылы имам-хатыйбы Рафик хәзрәт Галиев Коръән сүрәсе аша җиткерде.

Орлык төягән машиналар да, беренче буразна салачак тракторлар да үз сәгатен көтә.  Игенче гомер-гомергә иң мәртәбәле кеше булып саналган. Бөртекләрне җир куенына тапшырыр алдыннан, чәчү башлау йоласы үткәрелгән. Авылның аксакаллары үзләренең иң чиста, иң матур киемнәрен киеп, кырга килгәннәр. Теләкләр тели-тели буразналарда йомырка тәгәрәткәннәр. Йомырка ераккарак тәгәрәсә, димәк, җир җитешкән. Тәгәрәми икән, димәк, әле чәчүгә чыгарга иртәрәк. Шулай аксакалларның хәер-фатихасын алып кына кыр эшләренә керешкәннәр борын-борын заманда. Тәкәрлек авылында  да язгы чәчүне башлау йоласын нәкъ шулай үтәп керделәр.  

Язгы кояш нурларында күпереп яткан кара туфраклы басуга беренче орлыклар төшкәнче, борынгыдан килгән йола буенча, буразнага тавык йомыркалары тәгәрәтелде. Башаклар – эре, тук булсын, буралар ашлык белән тулсын, дигән теләкләр әйтелде. Хуҗалыкның баш агрономы Ирек Әбүзәр улы әйтүенчә, чәчү эшләрен уңышлы һәм сыйфатлы итеп башкарып чыгар өчен хуҗалыкта барысы да хәстәрләнгән: ашлама кайтарылган, ягулык-майлау материаллары җитәрлек туп­ланган. Басуда яңа чәчү комплексы “Кузбасс-Т” . Ерактан ук беленеп торган бу гаҗәеп зур агрегатта Илнур Исламов эшли. Чәчү комплексы бер узу эчендә  культивацияләү, агулау һәм чәчү, ашламалар кертү, тырмалау, туфракны тигезләү операцияләрен башкара. Бу звенода чәчү эшләренең комплекслы барышы Илнур Исламов, Ренат Кәримов, Мидехат Баймуратов, Рәмзил Гилемгәрев һәм Флүр Гилемгәрәевлар тырышлыгыннан тора. Быелгы чәчү чорында көнне төнгә ялгап, җаны-тәне белән киләчәк уңышка нигез салучы механизаторларга изге теләкләрен юллап, йолаларны үтәп матур моңлы җырлар, шигырьләр, теләкләр әйтеп, чәчү кампаниясе башланды. Игеннәр мул булып, узебез исән булып, күп уңыш алырга насыйп булсын дигән теләктә таралыштылар. .. Шагыйрь әйтмешли, яңгыр да вакытында явып, җил дә вакытында иссен генә игенчеләребезгә.

 

Алина Давлегареева.

 

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей