Мул уңыш җыйгач, күңел ачарга ярый!

Дүртөйле районының "Игенче" җәмгыятен күп хуҗалыкларга үрнәк итеп куярлык. Биредә җиң сызганып эшли дә, матур итеп ял итә дә беләләр. Көз – авыл кешесе өчен басучылыкта ирешелгән уңышларны барлар мәл. “Игенче” җәмгыятендә, бу күркәм йолага бәйләп, ел саен киң колач белән уңыш бәйрәме үткәрелә.

         - Быел да бу чара бик күркәм узды, - ди хуҗалык эшчәннәре. - Чәчү, урак батырлары сәхнә түренә чакырып бүләкләнде. Бәйрәм хөрмәтенә җәмгыять идарәсе күрше Татарстаннан артистлар чакырган иде, кинәнеп матур концерт карадык. Бүләкләнүчеләр арасында “Игенче”нең данлыклы комбайнчылары Хәбибулла Хәмидуллин, Александр Ерофеев, Фәвәрис Әхмәтов, Айдар Латыйпов, Рафаил Яһудин бар. Мал азыгы хәзерләүдә исә Сергей Варламов беркемгә дә ал бирмәгән. Бүгенге көндә “Игенче” хуҗалыгында эшче кулларга кытлык юк. Җәмгыятьтә уртача хезмәт хакы аена 21 мең сум тәшкил итә, ул вакытында түләнеп бара. Яхшырак эшләгән саен, хезмәт хакы, әлбәттә, югарырак. Алдынгы сыер савучылар 30 мең cумга якын ала.

         Җәмгыятьтә читтән килеп, эшкә урнашучылар да бихисап. Мондый гаиләләрне “Игенче”дә фатир белән тәэмин итәләр.

 

Миләүшә Латыйпова, «Кызыл таң» гәзите, Дүртөйле районы.

 

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей