Мул продукция җитештереләчәк (Бураевский район)

“Победа” җәмгыятенең  Абдулла авылы басуларында мал азыгы хәзерләү бу көннәрдә дә дәвам итә.

Үткән язда механизаторлар силос культураларыннан кукурузны 261 гектар мәйданда  чәчеп үстерде. Җәмгыять идарәчесе Даниф Нигъмәтҗанов әйтүенчә, яшел массаның уңышы былтыргыдан кайтышрак булса да, гектардан уртача 200 центнер бирә. Сенажны исә, чокырлар тулганлыктан, җир өстенә салып та тыгызлап куйганнар. Кукуруз силосы аның өчен тәгаенләнгән чокырга ташыла. Аны Т-150К тракторында Фәдүс Шакиров тапатып тыгызлый.

Механизаторлар явымлы көннәрдә дә эштән туктамады. Үзйөрешле комбайнда яшел масса уручы Евгений Васильев һәм аны фермага ташучы механизаторлар Алексей Бәдертдинов, Салават Мәхмүтов, Антон Зайруллин, Олег Гайдуллин әлеге басуда эшне төгәлләп, икенчесенә күчәбез, диләр. Алар силос чокырын дүрт-биш көндә тутырып, тыгызлап, саклауга куйса, үзләренә дә мәртәбә булачак.

–Азык запасыбыз мул, кышлату чорында һәр шартлы баш малга кимендә 35 центнерга якын азык берәмлеге күләмендә сусыл һәм тупас азыклар хәзерләнде, – дип сөйли Даниф Нигъмәтҗанов. Ферма ихатасындагы берничә урынга озын эскертләр итеп өелгән рулоннардагы печән һәм саламнар, яшел масса белән тутырылган чокырлар, ындыр табакларындагы келәтләргә салынган фураж – барысы да кышын мул продукция алыначагын дәлилли. 

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей