Мәңге онытылачак түгел

Бар дөнья халкына диярлек афәт китергән дәһшәтле сугыш тәмамлануга инде дистәләгән елдан артык вакыт үтте. Безнең илдәге һәр гаиләгә ачы кайгы китергән алышны сугыш чоры балалары берничек тә хәтереннән җуялмый. Тормышның әчесен-төчесен күп татыган, ачлы-туклы үскән Мәрхәбә апаның (исем үзгәртеп алынды) хәтеренә ул аеруча нык сеңеп калган. Гаиләдә уникенче бала булган нәни кызчыкны әнисе Латыйфа туганнары ярдәмендә тәрбияли. Әтисе Шәрәфгалине соңгы юлга озатканда Мәрхәбәгә нибары ике генә яшь була. Итәк тулы бала белән калган әнисе иртәдән караңгыга кадәр диярлек колхоз эшендә, төннәрен йорт мәшәкатьләрендә, газизләренә кием-салым хәстәрләргә дә өлгерергә тырыша. Аның кешеләрне һәм малларны дәвалау сәләте дә ачыла. Авыл мәктәбе күршедә генә булганлыктан, Мәрхәбә апа абыйларыннан калышмыйча, яшьтәшләренә караганда иртә укый башлый. Буйга кечкенә, яше дә түбән булганлыктан, укытучылар аны бераз үскәчрәк килерсең, дип кайтара. Белемгә омтылган кызчыкның теләге өлкән агасы Зөлкәфилгә җиткерелә. Бу вакытта ул фашист илбасарларына каршы көрәштә була. Яу кырыннан мәктәп директоры исеменә сеңелесен укырга алырга сораган хат юллана, киләчәктә урта белем һәм һөнәр сайлап укуын дәвам иттерәчәген дә вәгъдәли. Сугыштан җиңү белән кайткан абыйсы әйткән сүзендә тора. Туган авылында җиде сыйныфны тәмамлаган Мәрхәбә Борайда унынчы сыйныфны уңышлы төгәлләү бәхетенә ирешә. 
Бөек Җиңү көнен каршылаган иртәдә ул ихаталарында ниндидер эш белән мәшгуль. Авылда нигездә өлкән яшьтәгеләр, хатын-кызларның да күбесе басуда язгы кыр эшләрендә, дистәгә якыны Вострецоводагы ашлык элеваторына симәнәгә киткән. Бу көнне күптән көткән сөенечле хәбәрне колхоз идарәсеннән бригадир апасы Мәүлединә ишетеп кайта. Ул Бөек Җиңү хакында сеңелесенә тирә-як күршеләргә йөреп әйтеп чыгарга куша. Унынчы яшь белән барган Мәрхәбә башта дүрт бала белән тол калган Хәлимә, Кафия, Галия, Мәгафияләрнең ярым җимерек ихаталарына йөгерә. Аңа башка кызлар, малайлар да иярә. Кайсыдыр бер йортта сөенчегә бер пешкән бәрәңге бирәләр. Аны барысына тигез итеп бүлеп ашыйлар. Авыл клубы янына халык җыелган, барысының да күзләре багана башындагы табак радиога төбәлгән. Левитанның колакка ятышлы тавышы яңгырый. 
– Бу көнне Бөек Җиңү хөрмәтенә колхоз идарәсе гаилә башына бер кашык он таратты. Әниләрнең умач уып, кычыткан ашы пешергәне бүгенгедәй хәтеремдә, – ди Мәрхәбә апа. Башкортстаныбыздагы тыныч, имин тормышның кадерен белеп, муллыкка шөкер итеп яшәгез, дип изге теләкләрен җиткерә ул. 
Авылның оста гармунчыларының берсе булган Халикка кияүгә чыгып, ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Аларга белем алырга ярдәм ителгән. Авылда яшәлгән елларда ирле-хатынлы җәберләү-кыерсытулар кичергән Мәрхәбә апа инде үткәннәрне гафу иткән. Ул инде күптән дин юлында. Бакыйлыкка күчкән иптәшенә, якыннарына изге догалар укый, авырлыкларга тарыганнарга сабырлыклар тели. Гомерләренең зур өлеше Борайда яшәп, эшләп үтсә дә, туган авыллары да онытылмый. 
– Без бит яшь чакта читкә чыгып китәргә мәҗбүр булган идек, урнашкан җиребез яхшы, башкарган хезмәтебез уңайлы булды. Ләкин туган җир, туган туфрак сагындырды. Шуннан Борайга кайтып төпләнергә туры килде. Бик матур тормыш юлы үттек, кешеләргә карата ихтирамлы булдык. Сине үзеңнән соң яхшы яктан гына искә алырлык итеп яшәргә кирәк, – дип Мәрхәбә апа әңгәмәне тәмамлый. 
Хезмәт ветеранының “таш белән атканга да аш белән җавапла” дигән сүзләре дә фәһемле. Ул бүген үзләренә кайчандыр начарлыклар эшләгәннәргә дә изге догада. Бары илләребез тыныч булып, сугыш афәтләре күрергә язмасын.
Рәүф Шаматов.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей