Мәктәптә – укытучы, басуда – комбайнчы (Бураевский район)

Авыл балаларының күбесе үсмер чактан төрле эшләргә җәлеп ителүе гадәти хәл. Малайлар исә техникага тартылучан була. Әгәр әтиең ниндидер техникада эшләсә, син – иң бәхетле малайларның берсе. Чөнки техника белән бәйле мәшәкатьләргә омтылучылар күп, ә техникасы санаулы. Шуңа Венер Арслановтан көнләшкән малайлар да булгандыр. Мичурин исемендәге колхозның алдынгы комбайнчыларының берсе булган әтисе Кадим ярдәмчесе итеп Венердан башка малайларны алмый. Бу гаиләдәге биш бала арасында икенчесе булып дөньяга аваз салган сабыйга шундый өметләр баглану киләчәктә тормышка аша. Алтынчы сыйныфны тәмамлаган елның җәендә үсмер малай үзен өлкәннәрчә тота: ул бит хәзер басу корабында ашлык суктыра. Һәм әлеге күңеленә якын хезмәтне Венер Арсланов өч дистә елдан артык башкара.

Техникага гашыйк булган егет спортны да үз итә. Җәйге айларда йөгерү, кышын чаңгыда шуу киләчәктә аның физкультура укытучысы булу теләген арттыра. Шундый максат белән ул Стәрлетамак шәһәрендәге техникумга юнәлә. Аннары, белемен тагын да камилләштерү өчен, Чиләбедәге физкультура институтын уңышлы тәмамлый.   

Бар көчен балаларны спортка җәлеп итүгә, аларның шулай сәламәтлеген ныгытуга багышлаган укытучының дүрт дистә елга якын хезмәт юлы Ваныш гомум урта белем мәктәбендә үтеп бара. Ул тәрбияләгән балалар спортта алдынгылыкны бирми, зона ярышларында район данын яклый. Спортта мондый уңышлар яулаган укучылары берничә тапкыр район хакимияте башлыгы стипендиаты булды. Шундый бәйгеләрдә Венер Кадим улы үзе дә актив катнашып, җиңел атлетика буенча призлы урыннардан калмый, укытучылар коллективына дан китерә.

Укытучы коллегалары арасында Венер Кадим улы спортны үстерүгә зур өлеш кертүче буларак танылса, механизаторлар янында  уракта күрсәткән ярдәме һәрвакыт урынлы. Туган авылы басуларында уңыш җыйнау тәмамлангач, тирә-як күрше хуҗалыкларга да аз булышмады ул. Быелгы уракта да укучысы, кул көрәше буенча район чемпионы исемен яулаган Азамат Вахитов белән Арсланов шәхси предприятиесендә 300 гектардан артык мәйданда бөртекле культураларны тезмәләргә салдылар.

Тормыш иптәше Раушания да авылда балалар бакчасында эшләп лаеклы ялга чыкты. Арслановлар өч балага гомер бүләк итеп, аларга белем алырга ярдәмләшеп, олы юлга чыгарды. “Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы”, югары категорияле укытучы дигән мәртәбәле исемнәр йөртүче педагог хезмәтеннән канәгать булса да, борчыган мәсьәләләр дә бар. Мәсәлән, бер дигән мәктәптә балалар санының елдан-ел кимүе, матди базаның накыслануы кемне дә битараф калдырмыйдыр. Әмма күңелне төшермибез, сыйфатлы белем бирергә тырышыбыз, ди Венер Кадим улы үзе.      

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей