МӘКЪСЕТТӘ ЮЛ КҮТӘРТЕЛДЕ

Төбәк тәкъдимнәрен хуп-лау программасы кысаларында Илчембәт авыл советының Мәкъсет авылы урамнарына ком-таш түшәлде.

Төбәк тәкъдимнәрен хуп-лау программасы кысаларында Илчембәт авыл советының Мәкъсет авылы урамнарына ком-таш түшәлде. Бу эшләр өчен күмәк җыелышта авыл халкы тавыш бирде. Чөнки сыйсыз көннәрдә бу юллардан бөтенләй үтеп булмый иде.
Эш барышында ташу суларын агызу өчен корыч торбалар салынган, юл күтәртелгән. Эшнең тоташ бәясе 298 мең сум тәшкил иткән, шуның 255 меңе – республика бюджетыннан, 27 меңе авыл биләмәсеннән бүленгән, 23 мең сумны химаячылар һәм авыл халкы җыйган. Төбәк тәкъдимнәрен хуплау программасы кысаларында тормышка ашырылган дүртенче проект инде бу районда.

"Туймазы хәбәрләре"

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей