Мишкәдә печәнчеләр бәйрәмгә җыелган

Мишкә районы Иске Ишем авылында чалгы белән печән чабу осталарының "Чыңласын чалгы тавышы" бәйрәме узган.

2 июль көнне Мишкә районы Иске Ишем авылында чалгы белән печән чабу осталары бәйрәмгә җыелган..

Бәйрәмдә катнашучылар арасында печәнчеләр бәйгесе узган. Ярышларда 18 яшьтән һәм аннан өлкәнрәк, чалгы белән чаба белүче ир-атлар һәм хатын-кызлар катнашкпн.

Җиңүчеләрне берничә критерийлар буенча билгеләгәннәр. Үләннәр никадәр вакыт эчендә чабылуы, чабу сыйфаты һәм чабу стиле исәпкә алынган.

Бәйрәм программасына шулай ук фольклор коллективлары чыгышлары һәм мастер-класслар кертелгән.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей