“Мичуринский” җәмгыяте үсемлекчелек тармагына атлый

“Мичуринский” җәмгыяте җитәкчелеге үсемлекчелек тармагын үзләштерүгә   240 миллион сумнан артык  юнәлтәчәк.

 

  “Мичуринский” җәмгыяте  игенчелекне  үзләштерү   бизнес-проект белән Башкортостан Республикасы Башлыгы Радий Хабиров җитәкчелегендә узган  Инвестиция сәгатенә мөрәҗәгать иткән. Проект авторы - «Мичуринский»  җәмгыяте  терлекчелек өлкәсендә  әйдәүче  инвестор.  2011 елдан  ул дуңгызчылык белән шөгыльләнә. Ә 2021 елда инвестор үсемлекчелек юнәлеше буенча да курс алды. 2021 ел көз    3000  гектар җирләрне  мәйданда туңга сөрде. Ул җирләрдә ул фураж  өчен ашлык үстерәчәк.  2024 елга кадәр инвестор яңадан  50 эш урыны булдырырга исәпли.  Инвестор  яңа юнәлешне үстерүгә 240 млн. сумнан артык акча кертәчәк. Радий  Хабиров проектны хуплаган  һәм хокукый   ярдәм күрсәтергә кушкан. Ярдәм чаралары сыйфатында инвесторга җиһазлар сатып алуга киткән чыгымнарның бер өлешен компенсацияләячәкләр.

 

Шулай ук бук хакта "Балтач таңнары" сайтында  укый аласыз

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей