МАТУР КИЛӘЧӘГЕБЕЗНЕ ХӘСТӘРЛӘП

Узган шимбәдә “Яшел Русия” Бөтенрусия экологик шимбә өмәсе чикләрендә безнең районыбыз да “Яшел Башкортстан”, “Җиңү урманы” дип аталучы агач үсентеләре утырту акцияләренә бердәм кушылды. Калмашбаш авыл Советы авыл биләмәсендәге урман массивында район предприятиеләре, оешмалары, учреждениеләре һәм Калмашбаш авыл биләмәсе вәкилләре берлектә 4500 дән артык төп нарат үсентеләре утыртты. Акциядә муниципаль район хакимияте башлыгы вазыйфасын башкаручы Рекан Фәнил улы Ямалеев һәм хакимиятнең структуралы подразделениеләре хезмәткәрләре дә зур активлык күрсәтте. Туймазы урман хуҗалыгының район үзәгендәге пи томнигында үстерелгән нарат үсентеләре бәрәкәтле булып алынып китәрләр һәм урман массивы тагын да арта төшәр, дип ныклы өметләнәбез. Күмәк өмәдән соң урындагы мәдәният хезмәткәрләре концерт номерлары белән сөендерде. Саф һавада пешкән тәмле ризыклар һәркемнең күңеленә хуш килде. Бер үк вакытта район үзәгенең Икмәк заводы бистәсендә дә 500 төп зуррак нарат үсентеләре утыртылды. Акциядә катнашучылар алдында соңыннан район мәдәният йорты хезмәткәрләре “Җиңү таңы” дип аталган концерт программасын тәкъдим итте. Агач утырту башка биләмәләрдә дә барды. Район буенча әлеге акциядә барлыгы 700 ләп кеше катнашты. Бу көннәрдә 987 төп эрерәк ылыслы агачлар һәм 6 меңнән артык 1 метрдан түбәнрәк үсентеләр утыртылды. Матур кояшлы һава, бәйрәм кәефе, акциядә катнашучыларның бердәм активлыгы шартларында шушы акция бик озакка истә калыр, дип ышанабыз.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей