Маллары көр, артымы югары (Бураевский район)

Ә хләф һәм Рәмил Зариповларның крестьян-фермер хуҗалыгында йөз баштан артык мөгезле эре терлек, өч дистәләп ат һәм аларның колыннары, берничә дистә йөз сарыклар һәм бәрәннәр уңышлы кышлап чыкты.

Аларның алдыннан азыгын өзмәгән терлекчеләр көндәлек артымны да мул алды. Мәсәлән, симертүдәге үгезләрдән ул мең граммнан югары булды. Имезеп үстерелүче бозаулар да күзгә күренеп күтәрелә. Шуңа мал караучыларның хезмәт кәефе яхшы, эштә һәм гаиләләрендә иминлек, шәхси ихаталары төзек, йортта асралучы маллары да тук.

Биредә Радик Вәлиев, Вилдан Шакиров, Руслан Лаптев кебек яшь егетләр дә үзләренә эш урыны тапкан. Әлеге хуҗалыкта байтак еллар көч салучы Ромис Әүхатов белән Зинфир Галләмов әйтүенчә, алар тиздән язгы кыр мәшәкатьләрен башкарачак.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей